Читать книгу Саклыйм җылы назларымны = Душа моя полна нежностью - Тарханова Флёра - Страница 2

I бүлек
Багышлаулар, поэмалар
Җирсү

Оглавление

Балкышка күмелгән чит яклар

Тартса да үзенә күңелне…

Тик аяк басуга ул җиргә,

Сагынам мин туган илемне.


Гөлләрен иснәсәм җиремнең,

Көйләрен көйләсәм илемнең,

Бәхетем ташыган шул чакта

Җиңәрмен мин хәтта үлемне.


Чит җирнең моңнары чакыра –

Бизәр күк була һәр көнемне…

Тик аяк басуга ул җиргә,

Сагынам мин милли көемне.


Аларның берсен дә тиңләмим

Болынлы, чәчкәле илемә,

Тилмереп, сагынып кайтамын

Үз милли көемә, телемә.


Гөлләрен иснәсәм җиремнең,

Көйләрен көйләсәм илемнең,

Бәхетем ташыган шул чакта

Җиңәрмен мин хәтта үлемне.


1996, Казан

Саклыйм җылы назларымны = Душа моя полна нежностью

Подняться наверх