Читать книгу Саклыйм җылы назларымны = Душа моя полна нежностью - Тарханова Флёра - Страница 7

I бүлек
Багышлаулар, поэмалар
Ялгыз өй

Оглавление

Өебезне сагынып кайткан идем –

Истәлекләр кабат яңарды.

Сагышлардан моңсу күңелемә

Үзәк өзгеч хисләр таралды.


Өйгә илтә торган бөтен юлны

Күмеп киткән әни сагышы.

Баскан саен ишетелеп куйды

Әтиемнең гармун тавышы.


Үткәнемә үрелеп карар өчен,

Мин күтәрдем хәтер читләрен.

Үсмер чакның күз карашын тоеп,

Сискәнүдән әллә нишләдем.


Инде ялгыз калган өебезгә

Кереп булмый икән капкадан.

Тәрәз аша эчкә карыйм дисәм,

Аларны да пәрдә каплаган.


Безнең эзләр яткан шушы өйдә

Җыелышкан узган елларым.

Түзалмадым, тәрәз капкачына

Башым куеп үксеп еладым.


Күптән ялгыз калган өебезгә

Кереп булмый икән капкадан.

Бер тутырып карап калыйм дисәм,

Күзләремне пәрдә каплаган.


2007

Саклыйм җылы назларымны = Душа моя полна нежностью

Подняться наверх