Читать книгу Саклыйм җылы назларымны = Душа моя полна нежностью - Тарханова Флёра - Страница 23
I бүлек
Багышлаулар, поэмалар
Алсу сеңлемә
ОглавлениеҮзәкләргә үтеп юксындыра
Чыр-чу килеп үскән заманнар.
Ни кызганыч, алар, кайтмас булып,
Гасыр аръягында калганнар.
Хәтер-хатирәгә уелып кергән
Балачакның һәрбер мизгеле
Аермачык булып чагылып уза,
Әйтерсең лә күңел көзгеле:
Мин – олы кыз. Әүвәл миңа төште
Гаиләнең авыр эшләре.
Берәр потлы чиләкләрен аскан
Көянтә дә иңнән төшмәде.
Унике җан кигән киемнәрне,
Урын-җирне юып элгәчтен,
Зур бер җиңү хисе били иде,
Йорт6 тутырып тезелешкән бауда
Кибеп яткан керне күргәчтен.
Әни белән юган булсак башта
Бу керләрне алмаш-тилмәштән,
Үсә төшкәч, син ярдәмгә кердең –
Аннан өчәү юдык өемнәрне,
Өч ләгәнне куеп беррәттән.
Хәтерлимсең өйләр җыйган чакны?
Әлфия апа, Илһам Шакирларның
Зур тәлинкәләрен7 җибәреп,
Шул моңнарга чумып йөзә-йөзә,
Гөлләр итә идек бүлмәне.
Аннан китә Мирей Матье белән
Азнавур, Ив Монтан җырлары8.
Безнең белән бергә бу җырларны
Бөтен күрше-күлән тыңлады.
Шул моңнарга күмелеп, балачактан
Сәхнәләрдә җырлапбиедек.
Гомер буе бергә яшәрбез күк,
Мәңге таралышмас күк идек.
Үтте-китте бар да бер мизгелдәй,
Риза булмый моңа аң дулый.
Балачакка эзләр юклыгыннан
Йөрәк-бәгырь өзелеп, җан елый.
Еллар кырыс:
Бер ояда үсеп очканны да
Үзгәртә дә куя үзенчә.
Бер үк нәрсә, бер үк хисләр никтер
Кабул ителә башлый төрлечә,
Кичерелә хәтта төрлечә.
Син дә хәзер бераз бүтәнчәрәк –
Рухи дөньяң бераз икенче:
Милләт рухы, милли хисләр синдә
Кимеп бара кебек шикелле.
Ни дисәң дә, безне бәйли торган,
Якынайта торган җепләр нык:
Әти-әни, туган туфрак аша
Каныбызга сеңгән туганлык.
Шул туганлык хисе югалмасын,
Кемнәр арасында торсаң да.
Нәсел-нәсәбеңнән аерылма,
Чит-ят белән гаилә корсаң да…
Әле кайчан гына япь-яшь идек –
Бер җитдилек кунды йөзләргә,
Күзлеге дә менде күзләргә,
Мәгънәле сүз генә сөйләшәбез,
Урын куймый яман сүзләргә.
Инде күптән дәү әниләр булып
Гомерләрне узып барабыз.
Ә шулай да тормыш дәрьясында
Әле һаман юллар ярабыз.
2004, Казан
6
Йорт (диал.) – ишегалды.
7
Җырлары язылган тәлинкәләр (пластинкалар).
8
Француз җырчылары.