Читать книгу Саклыйм җылы назларымны = Душа моя полна нежностью - Тарханова Флёра - Страница 36

I бүлек
Багышлаулар, поэмалар
Әдилә

Оглавление

(Оныгыма киңәш)

Бигрәкләр нечкә күңелле

Алтын чәчлем Әдилә.

Авыр сүзне күтәралмый –

Күзләренә яшь килә.


Андый йомшак булма, димен

Оныгыма кайчакта.

Бу тормышта гел булмассың

Назлы, иркә кочакта.


Әтиең дә эш кешесе –

Гел яныңда торалмас,

Сиңа сүз әйтмәсеннәр дип,

Сакчылар да куялмас.


Үпкәләрне, ачуларны

Үткәреп җибәрә бел.

Күңелеңдә кинә тотма –

Аны тиз генә оныт та

Рәхәтләнеп елмай, көл.


Алар сиңа дәрман бирер,

Рухың чыныксын өчен.

Авырлыкларны җиңәргә

Һәрвакыт җитәр көчең.


Артык йомшак булма, кызым,

Көчле булырга өйрән.

Тормышың гөрләр бары тик

Үткен характер белән!


Август, 2011

Саклыйм җылы назларымны = Душа моя полна нежностью

Подняться наверх