Читать книгу Саклыйм җылы назларымны = Душа моя полна нежностью - Тарханова Флёра - Страница 31

I бүлек
Багышлаулар, поэмалар
Гомер үткән саен

Оглавление

Кызым Гөлназ истәлегенә

Гомер үткән саен ныграк көям

Югалтканга җәүһәр ташымны;

Килеп бер төн, аны урлап китте,

Хәсрәтләргә салып башымны.


Алтын-көмеш кирәк түгел иде,

Кулларымда җәүһәр булганда,

Нәкъкаш салган чиксез матурлыгы

Таң нурыдай балкып торганда.


Күзләремдә калган сурәткәе

Кан саркыта тирән ярадан,

Саклап кына тотар идем хәзер,

Кайтарыплар булса яңадан…


Җәүһәркәем минем, асылташым,

Истәсең син, һаман истәсең,

Әнкәеңнең күз яшьләре аша

Ялварулы тавышын ишетәмсең?


Рәнҗеп ятма миңа, бәгырькәем,

Туфраккаең булсын ак мамык;

Үтә кискән җилдән җылытырлык,

Ташкын яңгырлардан сакларлык.


1995

Саклыйм җылы назларымны = Душа моя полна нежностью

Подняться наверх