Читать книгу Саклыйм җылы назларымны = Душа моя полна нежностью - Тарханова Флёра - Страница 30
I бүлек
Багышлаулар, поэмалар
Сөйдергеч бөтие
ОглавлениеМинем бар бер кызчыгым –
Һаман сайрап тора ул,
Янымнан китмәсеннәр дип,
Төрле хәйлә кора ул.
Нәни кызымның күзләре
Әйтерсең зәңгәр диңгез,
Сокланып карыйбыз, аннан:
«Тфү!Күз тимәсен!» – дибез.
Чәче алтын, йөзе ай күк
Минем бу тәтиемнең,
Сандугачка, былбылга тиң
Сөйдергеч бөтиемнең.
1991