Читать книгу Саклыйм җылы назларымны = Душа моя полна нежностью - Тарханова Флёра - Страница 28

I бүлек
Багышлаулар, поэмалар
Әле яңа гына

Оглавление

Наиска

Әле яңа гына балкып торган

Күзләремә кабат моң төште.

Шушы моңның элеп талкуыннан

Мәңге арына алмамын төсле.


Керфекләрем инде күтәралмый

Өелешеп торган тамчыны.

Тамган берсе, йөзең чагылдырып,

Бәгыремне кисеп камчылый.


Әле яңа гына балкый идем –

Яраларын ачтың йөрәкнең.

Галәмнәргә күчтең, саубуллашмый,

Ядкәр булып калды сурәтең.


2004, Казан

Саклыйм җылы назларымны = Душа моя полна нежностью

Подняться наверх