Читать книгу Саклыйм җылы назларымны = Душа моя полна нежностью - Тарханова Флёра - Страница 35

I бүлек
Багышлаулар, поэмалар
Котлы булсын!

Оглавление

(Иреккә юбилее уңаеннан)

Котлы булсын, Ирек, юбилеең!

Телим сиңа күтәренке күңел!

Сөендерсен сине җылы өең –

Син бит анда бер дә зарлы түгел.


Яңгыраган һәрбер котлау сүзе

Моңнар булып калсын синең җанда.

Шатлык, миһербанлык белән бергә

Бәхет өелеп килсен алсу таңда.


Бакчаңда да кошлар сайрап туймый

Сине котлап туган көннәреңдә.

Кылган игелегең сихәт булып

Үзеңә кайтсын бары өннәреңдә.


Бар хезмәтең уңыш китереп торсын,

Яшә һәрчак күреп гел рәхәтен.

Гомерең буе ишетергә язсын

Дуслар, туганнарның мең рәхмәтен!


2015

Саклыйм җылы назларымны = Душа моя полна нежностью

Подняться наверх