Читать книгу Саклыйм җылы назларымны = Душа моя полна нежностью - Тарханова Флёра - Страница 24
I бүлек
Багышлаулар, поэмалар
Безнең телләрдән төшми
ОглавлениеБигрәк кыю безнең кияү,
Күрсәң, исең китәрлек:
Сайлап алды курыкмыйча
Гаҗәеп зур кишәрлек.
Һәр көн байтак чакрым үтеп,
Салдырды шунда зур йорт.
Андагы кырык бүлмәнең
Берсе әле теннис-корт.
Йорт янына төзеп куйды
Бик матур кунакханә:
Берсе килә, берсе китә –
Бар да килә мәйханә.
Чистарынып алыйм дисәң,
Әзер кайнар мунчасы.
Ял бүлмәсендә тәмле чәй –
Рәхәтләнеп чыгасың.
Менә шундый безнең кияү –
Тормышны җигелеп тарта.
Тарткан саен дәрт өстәлеп,
Энергиясе арта.
Нигә генә тотынса да,
Булдыра бөтен эшне.
Шуңа күрә беркайчан да
Безнең телләрдән төшми.
Сер итеп әйтәм тик бер сүз –
Мирга таратма, яме:
Үлә бетеп мактасам да,
Архитектур ансамбльне
Рәтләп күргән юк әле.
Өметләремне өзмимен –
Чакырырлар, сау булсак.
Бер-беребезне онытмый,
Гел аралашып торсак!
2013
9
Барбекю ясый торган урын.