Читать книгу Саклыйм җылы назларымны = Душа моя полна нежностью - Тарханова Флёра - Страница 39

I бүлек
Багышлаулар, поэмалар
Рузалиягә

Оглавление

Яшьлегеңдә бәхетеңне берәү

Илтеп салган төпсез дәрьяга.

Шуңа кайчакларда яралардан

Әрнү тулы кайнар кан ага.


Ходай бирсен сиңа зур түземлек

Җиңәр өчен язмыш газабын.

Килер көндә күреп яшәү язсын

Шул газапның матур азагын!


Кадереңне белми яшәүче зат

Кирәк түгел безгә тормышта.

Бер Аллаһтан иңгән ярдәм белән

Узмыш килсен авыр язмыштан!


Үзең кебек уңган булсын парың,

Хисләреңне аңлап яшьнәсен.

Йөрәкләрне телем-телем кискән

Яман сүзләр белән дәшмәсен.


Эшләрең дә уңыш белән барсын,

Көннәрең дә үтсен саулыкта.

Балаларың шатландырып торсын,

Ә бит алар сиңа байлык та.


Борчуларда узган гомереңдә

Күпме әрнү-сыкрау кичердең,

Һәм бүгеннән, котылып газаплардан,

Рәхәт яшәүләргә күч инде!


2016

Саклыйм җылы назларымны = Душа моя полна нежностью

Подняться наверх