Читать книгу Саклыйм җылы назларымны = Душа моя полна нежностью - Тарханова Флёра - Страница 38

I бүлек
Багышлаулар, поэмалар
«Менә шулай укыйбыз без…»

Оглавление

Менә шулай укыйбыз без

Матур-матур китаплар.

Шатланамын: ярый әле

Бу заманда чын күңелдән

Китап яратучым бар.


Тик шул кайчакларда ул да

Компьютерда кайнаша.

Карап торсаң ни кылганын,

Үзенә бер тамаша.


Әле клавишларга баса,

Әле экранга карый,

Тычканны йөгертеп ала,

Нәрсәдер саный-саный,

Аннан укып чыккан була,

Әйтерсең хәреф таный.


Әнисе белән сөйләшә,

Миннән телефон алып.

Җитдиләнеп номер җыя –

Торамын хәйран калып.


Шул чагында куркып куям:

Ходам, бу ни галәмәт?!

Кечкенәдән канга сеңсә

Җир йөзен күмгән гадәт,

Оныттырыр бөтенләйгә

Дөньяда китап барын,

Киләчәктә укый алмас

Әбисе китапларын.


Август, 2011,

«Васильево» шифаханәсе

Саклыйм җылы назларымны = Душа моя полна нежностью

Подняться наверх