Читать книгу Саклыйм җылы назларымны = Душа моя полна нежностью - Тарханова Флёра - Страница 37
I бүлек
Багышлаулар, поэмалар
Индира оныгыма!
Оглавление(Ике яшь ярым булгач)
– Дәни, утыр, – диеп, төртеп
Утырта да диванга,
Төсле, матур китапларын
Өеп куядыр янга.
– Укы, укы! – ди ул миңа,
Кулыма китап биреп.
Итәгемә очып куна,
Нәни бер кошчык кебек.
Һәр рәсемгә төртә-төртә,
Китәдер тезеп сүзләр.
Биттән биткә сикереп үтә –
Өлгерми минем күзләр.
Мин сүз әйтә алмый калам –
Җитә ул соңгы биткә.
Икенче китапны алып,
Укый шул ук тәртиптә.