Читать книгу Саклыйм җылы назларымны = Душа моя полна нежностью - Тарханова Флёра - Страница 6

I бүлек
Багышлаулар, поэмалар
Шөкер, Аллам!

Оглавление

Без үскәндә авыл матур иде.

Ындыр арты тулы чәчкәләр,

Хуш исләре белән бергә кушып,

Тормыш гүзәллеге чәчкәннәр.


Шуңа да без, күз сирпегән саен,

Матурлыкны гына күргәнбез,

Авырлыкларны да, җырлый-җырлый,

Гөл бәйләме итеп үргәнбез.


Авылымның төрле урамыннан

Күккә ашкан өч зур манара

Һәрвакытта маяк булып торды

Кыйбласыз, адашып калганга.


Манаралар очы күренү белән,

Шатлык хисе биләп күңелне,

Күзебезне алмый, елый-елый

Йөгереп кайта идек түгелме?


Алар җимерелгән көннән башлап

Авылымның яме югалды.

Ындыр арты чәчкәләрсез калды,

Чишмә суы читкә юл алды.


Шөкер, Аллам! Авыл уртасына

Өр-яңадан мәчет салганнар,

Манарасын янә маяк итсен

Юл табалмый гаҗиз калганнар.


1994

Саклыйм җылы назларымны = Душа моя полна нежностью

Подняться наверх