Читать книгу Саклыйм җылы назларымны = Душа моя полна нежностью - Тарханова Флёра - Страница 15

I бүлек
Багышлаулар, поэмалар
Сигез дистәң тулган көннәрдә

Оглавление

Әниемә

Хатирәләр дәрьясына чумып,

Йоклый алмый яткан төннәрдә

Истәлекнең тик яктысы күчсен

Сигез дистәң тулган көннәргә.


Хәсрәте дә, дәһшәте дә калсын

Хәтер сандыклары төбендә.

Янып торсын бары бәхет, шатлык

Йолдыз булып тормыш күгеңдә.


Алтын сарайларда тормасаң да,

Корган ояң гаҗәп бай булды:

Өең тулды бала-чага белән,

Бишек җыры белән өй тулды.


Күпме еллар үтте. Әле дә булса

Һәрбер балаң өчен янасың.

Хәзер инде бары оныкларда

Күңел тынычлыгы табасың.


Хафаланма гомер узды диеп,

Искә төшкән саен яшьлегең.

Сигез дистәң тулган көннәрдә дә

Җаның әле һаман яшь синең.


1998, Казан

Саклыйм җылы назларымны = Душа моя полна нежностью

Подняться наверх