Читать книгу Саклыйм җылы назларымны = Душа моя полна нежностью - Тарханова Флёра - Страница 18
I бүлек
Багышлаулар, поэмалар
Әти
ОглавлениеЧибәр кеше иде безнең әти –
Зәңгәр күзле горур бер мишәр.
Ни кызганыч, инде ничә еллар
Кабер өсләрендә җил исә.
Бик тә моңлы иде безнең әти –
Уйнамаган көе булмады,
Баян, гармун, скрипкаларны
Ут уйнатты аның куллары.
Гаҗәп уңган иде безнең әти –
Эшләмәгән эше юк иде,
Аның чиксез тырышлыгы белән
Тугыз бала бөтен, тук иде.
Балаларын нык яратты әти –
Алларыннан төшми үстек без,
Тырышлыгын, зыялыгын алып,
Дөнья киңлегенә күчтек без.
Хәтта мәңгелектән ничә еллар
Төшебезгә кереп «йөдәтте»:
Авыр чакта юлдан язмагыз дип,
Киңәш бирде, акыл өйрәтте.
Инде сирәк керә, мәрхүмкәем,
Урнаштылар, булды, дигәндер,
Тынычланыр өчен, ул, мөгаен,
Тәрәзләрдән карап йөргәндер.
Әйбәт кеше иде безнең әти –
Берәгәйле горур бер мишәр,
Ни кызганыч, инде ничә еллар
Кабер өсләрендә җил исә.
1996, Казан