Читать книгу Шигырьләр / Стихи (на татарском языке) - Габделджаббар Кандалый - Страница 10

Шигырьләр
III
«Тәмам яндырды, көйдерде…»

Оглавление

Тәмам яндырды, көйдерде

Сәнең бу чын сәлам хатың;

Сулар агызга китерде

Гүзәл, сылу, матур атың.


Кауышыр көн булырмы бер?

Хатың еш яз, ки саргайтма!

Телә Хакъдан күрешергә,

Шәкерт чагымда картайтма!


Ки шау-шу, мәдрәсә гөрли,

Мәнем къәлбем[153] сәне уйлый;

Гашыйкың һич йокы күрми,

Яна кич-төнләре буйлый.


Ерак йирдә имәсмен мән,

Дәгел Шам йә Мәдинәле,

Нәчек барыйм, нәчек күрим:

Әминәме, Сәминәме[154]?


153

Къәлбем – йөрәгем.

154

Сәминә – таза, көр; симез.

Шигырьләр / Стихи (на татарском языке)

Подняться наверх