Читать книгу Шигырьләр / Стихи (на татарском языке) - Габделджаббар Кандалый - Страница 9
Шигырьләр
III
«Гөлстан чәчәк атканда…»
ОглавлениеГөлстан чәчәк атканда,
Тулы ай йирә батканда,
Ки уйлап аны ятканда,
Килеп баса Гөлстаным.
Гөлстан – исме бик матур,
Үзе гурничада ятыр;
Укырга, эшкә дә батыр, –
Аны алмый йөрәк түзмәй.
Даны тоткан бөтен илне,
Диләр: «Булыр бу кем килне?
Җилеп җилфердәтә җилне,
Ничек беркемне дә сөзмәй?»
Гөлстан гөлчәчәк аткан,
Ике бите эчкә баткан,
Аның гыйшык уты тоткан –
Балык кеби суда йөзмәй.
Гөлстан илләре кайда?
Диләр: «Яхшысы – Кытайда!»
Йөзең нуры кем ул айда? –
Чагыла күзләрем түзмәй.
Гөлстан, төп гөлем булгыл!
Мәнемлә бер генә кунгыл!
Сафалар шәрабен сонгыл[152],
Ки сөзгечтән дә һич сөзмәй!
152
Сонгыл – сон; кулыңны сонып, сузылып бир.