Читать книгу Шигырьләр / Стихи (на татарском языке) - Габделджаббар Кандалый - Страница 19

Шигырьләр
III
«Бер тәбәссем садир улса…»

Оглавление

Бер тәбәссем садир улса[297] гөлкөшадлардин[298] мәгәр,

Шөгъләсендин зольмәт ула[299] җөмлә ул нәҗме гомер[300]!


Шөгълә идәр[301] зольмәт эчрә сән нигярнең хәндәсе[302],

Кашлары һилял[303] кебидер һәм яңагы ляләсе.


Ирер идем бер заманда къәрйәдә[304] сакин[305] үзем,

Сәрви къәдд[306] вә сурәтеңә дөшде шул дәмдә[307] күзем.


Күрде күзем, дөшде күңлем ул бәдер[308] сурәтеңә,

Хәйран улып, гашыйк улдым шул заман сирәтеңә[309].


Күз күрергә дилбәри күп[310], назәнин – хәйр-ел-бәнат[311],

Дешләре дил рәгъдидәндер[312], агъзыдыр къәнд-у-нәуат[313].


Йөзләре шәмсекъәмәрди[314], мисле тавис рәфтәсе[315],

Ауазы хуш гъәндәлибди[316], тутый кеби гөфтәсе[317].


Һилялә охшар йөзеңә төшде күңлем рәгъбәте[318];

Күз күрекле йарны сәүмәк әнбийалар сөннәте[319].


Сән икәнсең, белмәс идем, кыйлды мәдех[320] бер фәлян,

Галимә дип, гыйлемле дип кыйлды тәфсил ул бәйан.


Җәмилә[321] дип, кямилә[322] дип, кәлмеш икән һәр тараф,

Къамәте[323] йәш тал кебидер, дешләре мисле сәдәф[324].


Маһеруйи[325] күрсәм идем, укыр идем күп сәна[326],

Садрыма[327] гәр гъилләт[328] улса, гъилләтенә сән дәуа!


Гъилләтемнең юк дәуасы күрмәенчә вәҗһеңи[329],

Мәрхәмәт кыйл бу мәризъга[330], дидерерсән вәҗгъеңи[331].


Гәр җәсәдем[332] монда булса, дил вә күңлем сәндәдер,

Бәхри-дәрдкә[333] гаркъ улыбмын[334], – мәгънәсе юк

                                                                     бәндәдер.


Күрдекем сагъәт җиһанда китде зольмәт, килде нур,

Йә кояш сән, йаки ай сән, йаки җәннәт эчрә хур!


297

Табәссем содир улса – елмаю күренсә, елмаю пәйда булса.

298

Гөлкөшадлар – чәчәк аткан гөлләр, монда: матур кызларның йөзләре.

299

Шөгъләсендин зольмәт ула – сүзгә-сүз: нурыннан караңгылана; мәгънәсе: кызлар елмаюы янында төссезләнеп (нурсызланып) кала.

300

Нәҗме гомер – яшәү йолдызы, хәят йолдызы.

301

Шөгълә идәр – яктырып, нурланып торыр.

302

Нигярнең хәндәсе – гүзәлнең елмаюы.

303

Һилял – яңа туган ай.

304

Къәрйә – авыл.

305

Сакин – торучы, яшәүче.

306

Сәрви къәдд – сәрви (кипарис) сын.

307

Шул дәмдә – шул чакта, шул мизгелдә.

308

Бәдер – тулган ай.

309

Сирәтеңә – йөреш-торышыңа (күркәм холкыңа).

310

Дилбәри күп – күңелгә ягымлылыгы күп.

311

Назәнин – хәйр-ел-бәнат – иң назлы – кызларның гүзәле.

312

Дил рәгъдидәндер – күңел бизәгедер.

313

Къәнд-у-нәуат – шикәр, вә нәуат.

314

Шәмсекъәмәрди – шәмсекамәрдәй: кояш һәм айдай.

315

Рәфтәсе – йөреше, хәрәкәте.

316

Гъәндәлиб – сандугач, былбыл.

317

Гөфтәсе – сөйләшүе, сөйләве.

318

Күңлем рәгъбәте – күңелем теләге, мәелем.

319

Әнбийалар сөннәте – пәйгамбәрләр сөннәте (гадәте, кушкан эше).

320

Кыйлды мәдех – мактады.

321

Җәмилә – күркәм, матур, гүзәл.

322

Кямилә – камил, уңган, һәр яктан да килгән.

323

Къамәте – сыны, буй-сыны.

324

Сәдәф – энҗе кабырчыгыннан эшләнгән зиннәт (төймә); энҗе.

325

Маһеруйи – ай йөзен (айдай йөзен).

326

Сәна – мактау, мактау догасы.

327

Садр – садыр: күкрәк, күңел, йөрәк.

328

Гъилләт – авыру, чир.

329

Вәҗһеңи – йөзеңне, чыраеңны.

330

Мәризъ – авыру, чирле (кеше).

331

Дидерерсән вәҗгъеңи – әгәр тидерсәң (гыйшкың) чирен.

332

Җәсәд – тән, бәдән.

333

Бәхри-дәрд – дәрт-хәсрәт диңгезе.

334

Гаркъ улыбмын – гарык булганмын, батканмын.

Шигырьләр / Стихи (на татарском языке)

Подняться наверх