Читать книгу Шигырьләр / Стихи (на татарском языке) - Габделджаббар Кандалый - Страница 13
Шигырьләр
III
«Гыйшкъилә вә илля…»
ОглавлениеГыйшкъилә вә илля[155] хәйраным[156] мәнем,
Дәрдилә зар-[у]-пәришаным[157] мәнем.
Мән сәне йар әйләмешем та әбәд[158], –
Сакласын гъәһдилән пәйман ул Әхәд[159].
Иртә-кич вәсъфыңны укырмын һәйбәт[160],
Укырым чүн[161] «къөл-һу-Аллаһу әхәд».
Әй никярем, гөлгъизарем, сәрви къәдд[162],
Вай ләбе гъөнҗә, дәһани лялә хәдд[163]!
Гыйшкың уты уш мәне кыйлды һәляк,
Висалең[164] утындин ирмәзсә гъәдәд[165].
Хуриларың хөснендин[166] сәңа нәсыйб
Кем вирә? – Алла вирүр, хәйрелмөҗиб.
Хаҗәтең висалемдер һәр собхе-шам[167],
Висалеңне рузи кыйлсын зу-л-кәрам[168].
Озын гомер вирә Хода бә-тәүфикъ[169],
Мөәллиф[170] кыйла сәне мәңа тәхкыйкъ[171].
Теле тутый, өне былбыл никярем,
Һәмбәрем[172] (?) сәрви буем, гөлгъизарем.
Догагүйең[173] илән ачып кәлями[174],
Җәнабеңә йибәрдем чук сәлями.
Дәхи хөршидә[175] биңзәш[176] йөзләрүңә,
Шәкәрдин датлу сүзлү телләрүңә,
Әйләб ирсаль[177] догалар гәүһәрени,
Дәхи йөз мең сәналәр[178] җәүһәрени.
Озын итсен сезнең гомрегезне Хакъ, –
Һәмишә шул догамыз сезгә мотлакъ.
Вируб тәүфикъ, һидайәт[179] үзеңезгә,
Явыз күз[ләр] төшмәсен йөзеңезгә.
Бәдигъәт сәнсен[180] – анлар[ның] кулында;
Мәнем җаным фида улсын юлыңда!
Ходайа тәслим итдем[181] сезләри мән,
Чыкарма хәтереңдин безләри сән.
Иляһе әйләсүн сәңа гъинайәт[182],
Идүбән бәр-дәуам хифза химайәт[183].
Мәхәббәт атәшенә[184] бәгърүм буйнмыш,
Ки гыйшык дәрде илә бәгърүм янмыш.
Сабр идәрсәм, эчеми гыйшкың якар,
Гыйшкың ирүр мәни кыйлан би-карар[185].
Маһитабан[186] сәндә күрде бер җәмаль[187],
Сулды йөзем дәрдеңлән, улды һилял[188].
Дәрдилән[189] йөзе, зөлфе[190] пәришан[191] нәүбәһар[192],
Сарыйгъ идб йөземезне чүн лялә-зар[193],
Күрде мәгъшукыны микән гъәндәлиб[194],
Шадлыкындин агълайур диб: «Йа хәбиб[195]!»
Монтазыйр[196] улыб къәдәмеңә къийам[197],
Нәзър идүбән кәндеми нәчә сыйам[198].
Бу халем[и] сәңа дидем сәр-а-сәр[199],
Дәуа улгыл бу халемгә [сән], әй йар.
Дога-и хәйремез бу җане садыйк[200]:
Хода кыйлсын сәне җәннәткә лаикъ.
Гөле сәрби Бохаратик[201] җәмалең,
Тәрәккый ула һәрдәм гъизз-у-җаһең[202].
Аһ фиракъәт1, ваһ фиракъәт[203], әл-фиракъ,
Бу фиракъәт такъәтемне кыйлды такъ[204].
Чүн фиракъ кыйлды Ходаем бу заман,
Бу фиракълыкдин юк җиһанда яман.
Әһл бәйтең илән укубән шадеман[205],
Дөньяда вә ахирәтдә җавидән[206].
Җаиңны[207] җәннәтдә вирүбән мәҗид[208],
Сакласын наре җәһәннәмдин бәгъид[209].
Йөзләрең айа[210] биңзәш[дер], и гъөлү[211],
Чук дога дидек сәңа [без], и олу!
Көн-бә-көн[212] дәүләтең[ез] улсын гъөлү,
Сакласын Хакъ, гәр кыйлса дошман гъәдү[213].
Нә дийәем сәңа – яр улсын мәләк[214], –
Тәхте паиң, гъәрше көрси нә фәләк[215]!
Илтимасым[216]: гъәйбә кичмә би-мәрам[217],
Гъәйби гъәйбәт[218] – җөмләсе мотлакъ хәрам!
Иртә-кичә догаңызда мән гъәриб,
Булсак иде кыйамәтдә бәр-фәрикъ[219].
Әгәр гыйшкың хак улырса би-гөман[220],
Почмагындин ертып алгайсән һаман.
Хәзрәтеңдин[221] безләрә мәкъсудымыз:
Безгә бер къәтгъ кәгазьдер мәхмүдемез[222].
Гыйшкың мәндә улмаз ирсә, и никяр,
Бу хатымны кайтарасың би-зарар[223].
Йибәрдем мәктүб итеб бу намәне,
Белүр өчен арада маҗараны.
Әгәр намәм сәңа баруб юлыкса,
Кабул кыйла кичергел, күңел якса[224].
Сәлам яздым, ирүр күңлем хәкъикъәт,
Хода бирсен йәшеңезгә бәракәт.
Сәлам алмак фаразыдыр бөрадәр[225],
Җәһед берлән җыйнарга (?) бәрабәр.
Ишет әмма сүземне үгет иркән[226],
Шәригъәткә муафикъ сүзләр икән.
Дийеңез бу намәне шәргъи ирмеш[227],
Шәригъәт бу намәдин хариҗ[228] ирмеш.
Шәригъәткәчә безгә күреп йәрәшмәк…
……………………………………………………….
155
Вә илля – бары тик.
156
Хәйраным – шашуым.
157
Дәрдилә зару-у-пәришаным – кайгы-хәсрәттән зарым һәм моңым.
158
Та әбәд – ахыргача, мәңгегә.
159
Сакласын гъәһдилән пәйман ул Әхәд – ул Әхәд вәгъдә һәм шарты белән сакласын иде.
160
Вәсъфыңны… һәйбәт – сыйфатыңны… олылап.
161
Чүн – нәкъ, шикелле, кайчан (шулчак).
162
Никярем, гөлгъизарем, сәрви къәдд – гүзәлем, алсу йөзем, сәрви (кипарис) сынлым.
163
Ләбе гъөнҗә, дәһани лялә хәдд – иреннәре гөнҗә, авызы лаләдәй.
164
Висаль – кавышу, ирешү.
165
Ирмәзсә гъәдәд – бер кадәре булмаса.
166
Хөснендин (хөснедин) – матурлыгыннан, күркәмлегеннән.
167
Собхе-шам – иртә-кич.
168
Рузи кыйлсын зу-л-кәрам – кодрәтле Алла бүләк итсен.
169
Бә-тәүфикъ – тәүфыйклы, игелекле.
170
Мөәллиф – дус.
171
Тәхкыйкъ – анык, төгәл.
172
Һәмбәрем – юлдашым (?).
173
Догагүйең – дога укучың (сиңа изге теләк теләүчең).
174
Кәлями – кәлямне; кәлям: сүз.
175
Хөршид – кояш.
176
Биңзәш – охшаш, охшаган.
177
Әйләб ирсаль – күндерү, җибәрү.
178
Сәналәр – мактаулар.
179
Һидайәт – юл күрсәтү, тугры юлга басу.
180
Бәдигъәт сәнсен – тиңе булмаган матурлык (гүзәллек) син үзең.
181
Тәслим итү – тапшыру.
182
Гъинайәт – ярдәм, изгелек.
183
Идүбән бәр-дәуам хифза химайәт – саклыкка дәвамлы яклау күрсәтү белән.
184
Атәшенә – утына.
185
Би-карар – карарсыз, чарасыз, тынычсыз.
186
Маһитабан – ай нурлары.
187
Җәмаль – гүзәл чырай; күркәмлек, гүзәллек.
188
Һилял – ай (яңа туган ай).
189
Дәрдилән – дәрт белән: чир (кайгы-хәсрәт) белән.
190
Зөлфе – чәч бөдрәләре (чигә һәм җилкәләрдә).
191
Пәришан – моңлы, сагышлы.
192
Нәүбәһар – иртә яз, яз башы.
193
Чүн лялә-зар – лаләле кыр шикелле.
194
Гъәндәлиб – былбыл, сандугач.
195
Хәбиб – сөекле.
196
Монтазыйр – өмет итү, көтү; интизар булу.
197
Къәдәмеңә къийам – баскан адымнарыңа.
198
Нәзър идүбән кәндеми нәчә сыйам – үземә ничә ураза нәзер әйтү белән.
199
Сәр-а-сәр – баштан ахыргача.
200
Җане садыйк – тугрылыклы җан.
201
Гөле сәрби Бохаратик – Бохараның сәрби гөле шикелле.
202
Гъизз-у-җаһең – хөрмәтең һәм урының: кадер-хөрмәтең.
203
Фиракъәт (фиракъ) – аерылу, аерым тору.
204
Такъәтемне кыйлды такъ – сабырымны җуйды, тәкатемне бетерде.
205
Шадеман – шатлыклы.
206
Җавидән – мәңгелек; мәңгегә.
207
Җаиңны – урыныңны.
208
Мәҗид – макталган, дан казанган (Алланың исем-эпитеты).
209
Наре җәһәннәмдин бәгъид – җәһәннәм утыннан ерак.
210
Айа – айга.
211
Гъөлү – биек; югары, өстен; зур дәрәҗә иясе, асыл зат.
212
Көн-бә-көн – көннән көнгә.
213
Гъәдү – дошман, көндәш; көнчелек, дошманлык.
214
Мәләк – фәрештә.
215
Тәхте паиң, гъәрше көрси нә фәләк – торган җирең, утырган урының имин булсын.
216
Илтимасым – үтенечем.
217
Би-мәрам – теләксез, теләмичә; ирексездән (кеше сүзенә ияреп).
218
Гъәйби гъәйбәт – гаепне гайбәтләү.
219
Бәр-фәрикъ – бергә, бер төркемдә.
220
Би-гөман – гөмансыз, шиксез, шөбһәсез.
221
Хәзрәтеңдин – син олы заттан, син хөрмәткә лаек шәхестән.
222
Бер къәтгъ кәгазьдер мәхмүдемез – бер кисәк кәгазьдер мактаячагыбыз.
223
Би-зарар – зарарсыз (ертылмаган килеш).
224
Күңел якса – күңелгә ошаса; күңел ятса.
225
Фаразыдыр бөрадәр – туганлык фаразыдыр.
226
Үгет иркән – үгет икән.
227
Шәргъи ирмеш – шәригатьчә икән.
228
Хариҗ – тышкы, тышта; катнашусыз.