Читать книгу Шигырьләр / Стихи (на татарском языке) - Габделджаббар Кандалый - Страница 23
Шигырьләр
III
«Кыйнап-кыйнап та тиңсенмәс…»
Оглавление…Кыйнап-кыйнап та тиңсенмәс…
Җибәргән чакта ир селтәп,
Ки кайгы берлә гөрселдәп,
Егылып егълама, аппак.
Язылган булса тәкъдирдә,
Тап улсаң шундайын иргә,
Бәнем дә каргышым бергә
Киләчәк, шөбһәсез, аппак.
Карышканлыкда зәррәни[367] (?)
Күңел генәм дә жәлләми,
Күрәсең бардыр әллә ни,
Йөрәгең җилкенеп, аппак.
Ишет, тыңыла, кыз, ишет,
Ки бер үгетемне биш ит,
Киңәшдән чыкмый бер эш ит,
Күр улмайым[368] дисәң, аппак!
367
Зәррәни – бөртектәй.
368
Күр улмайым – сукыр булмаем (булмыйм).