Читать книгу Шигырьләр / Стихи (на татарском языке) - Габделджаббар Кандалый - Страница 34
Шигырьләр
III
«Сәнең күңлең, җаным, кемне көтәдер?…»
ОглавлениеСәнең күңлең, җаным, кемне көтәдер?
Көтеп юкны, газиз гомрең үтәдер.
Бу кадәр үк инәлеп, и җаный ла,
Сүзем тыңлап, йарым булсаң, ярый ла.
Әгәр дә тыңламасаң, и Фатыйма,
Үкенермен бу инәлгән хатыйма.
Гомер буенча хәсрәткә саласың,
Ничек итим, эчем өзеп аласың.
Сагынып егъласы булсам гомергә,
Эчем янып, дүнәр кара күмергә.
Егъларга каламын йөрәк канилә[406],
Җаный ла, и җаный ла, и җаный ла!
Җаныем ла диеп хәсрәт йийәргә[407],
Нигә ташладың, и җаным, дийәргә.
Үкенечкә генә туган икәнсең,
Бәңа хәсрәт өчен булган икәнсең.
Сәне сәүгән идем җаным-тәнемлә,
Нидән ташладың, и җаным, бәне лә?
Исемә төшәсе булсаң ялан бик,
Халем мөшкил булыр, җаный, яман бик.
406
Канилә (каны илә) – каны белән.
407
Йийәргә – ашарга.