Читать книгу Шигырьләр / Стихи (на татарском языке) - Габделджаббар Кандалый - Страница 31
Шигырьләр
III
«Уян гъәфләтдин, и җанкәм…»
ОглавлениеУян гъәфләтдин, и җанкәм,
Сафа сөр вакъты форсатда[392];
Карыгач[393], бу төсең калмас,
Көсүф алмыштый көрсәтдә[394].
Йә бик шаянмы, шукмы сән? –
Килергә һич ашыкмыйсән.
Йә бүтәнгә гашыйкмүсән? –
Сүзең һич узмый рөхсәтдә.
Димә: «Ник язасың бик күп?
Эчең дә әллә пошамы?»
Ничә язсам да, и җанкәм,
Эчем ник бер дә бушамый?!
392
Вакъты форсатда – форсатлы вакытта, җайлы вакытта.
393
Карыгач – картайгач.
394
Көсүф алмыштый көрсәтдә – каты суыктан кояш тотылган кебек (тоныкланып, нурсызланып) калганда.
395
Бәгъидә абыстаем – ерактагы абыстаем.
396
Вакъты хушами – бәхетле вакытымны.