Читать книгу Шигырьләр / Стихи (на татарском языке) - Габделджаббар Кандалый - Страница 24
Шигырьләр
III
«Бу сүзләрне ишетүбән…»
ОглавлениеБу сүзләрне ишетүбән,
Нәсыйхәт ал, и туганым:
«Мәңа дә ошбу кызлардик
Бәля салмасын Уганым[369]!»
Язып хат өстенә хатлар,
Күтәрдем күп яманатлар;
Күп үк өшәндереп атлар
Ни юлга китде куганым?
Бире торып да биресең,
Кире торып да киресең,
Нидән соң бәңа килмисең? –
Сөйләшсәнә, и туганым!
Изеп карасу балчыкны,
Йөреп атым да талчыкды;
Бәне кечкенә мальчиктый[370]
Күрмәдең һич, и туганым!
Сүземне саймадың чынга[371],
Ки бер җавап да юк унга;
Калып торган кеби тынга,
Тик утырдым, и туганым!
Дидем, бик күп сәне кыстап:
«Сөйләшергә вакыт, кыз, тап!»
Вә ләкин ялгызың йоклап,
Гафил калдың, и туганым!
Күңелеңне куеп дилгә[372],
Үзең килсәң иде мингә,
Ки мин улсам иде сингә,
Ни соң булыр, и туганым?!
Бу гафиллек, и душа мой,
Ки һич күңелгә ошамый,
Күңелемдән дә бушамый,
Бу килмәс дип, и туганым!
Инәлдем дә бугай аша[373],
Инәлмәсәм, йөрәк таша;
Җәелде бик, чыгып фаша,
Бу телләрдә, и туганым!
369
Уганым – Тәңрем, Ходаем.
370
Мальчиктый – мальчиктай, бала шикелле.
371
Саймадың чынга – санамадың чынга.
372
Дилгә – йөрәккә, күңелгә.
373
Инәлдем дә бугай аша – артык инәлдем бугай.