Читать книгу Шигырьләр / Стихи (на татарском языке) - Габделджаббар Кандалый - Страница 42
Шигырьләр
III
«Бу хатымны кабул итеп аласың…»
ОглавлениеБу хатымны кабул итеп аласың,
Кабул итсәң, читен өзеп каласың.
Сәнең өчен аһе-ваһ органларым,
Бер күрергә тилмереп торганларым!
Каным, сәүгән йөрәгем парәсе сән,
Тәнем рухы, күземнең карасы сән.
Хода язсын мөкъәддәр[515] каләмендә:
Кауышдырсын бу дөнья галәмендә.
Кыяфәтең, сыйфатың суда кондыз,
Үзең былбыл, күзең мисальдә[516] йолдыз.
Сәнең дәрдең белән даим йөримен,
Сәнә күргәч, сары майтик эримен!
Сәнең дәрдең билә булдым герифтар[517],
Хода кыйлса иде сәне, гүзәл йар!
Сәнең буең Ак Иделнең камышы,
Сүләгән сүзләрең былбыл тауышы.
Сәнең өчен акыздым күздә йәшем,
Бу хәсрәтдин чыкар микән бу башым?!
515
Мөкъәддәр – тәкъдир, язмыш.
516
Мисальдә – чагыштыруда.
517
Герифтар – дучар.