Читать книгу Шигырьләр / Стихи (на татарском языке) - Габделджаббар Кандалый - Страница 30

Шигырьләр
III
«Ки бән яздым сәңа, җанкәм, ничә хат…»

Оглавление

Ки бән яздым сәңа, җанкәм, ничә хат,

Бәйан итдем ничә хатда ничә кат:


Оемагыл эчеп гъәфләт[384] шәраби,

Заигъ үткәрмә әйаме шәбаби[385].


И бәгъидә[386], сәнең хәзер бу чакда

Үбеп-кочып сәүәр вактың кочакда.


Сафадин[387] дөньяның зәүкъен[388] алырсың,

Гомернең үткәнен тоймай калырсың!


Ки былтырдан бире нишләп торамыз?

Нә файда әйләдек? Нә эш кырамыз?


Ки бән көтдем сәне, сән елны көтдең,

Бәнем чөн саргаеп, шәт, сән дә бетдең?!


Сәне сәүдем, тотышлый уңга ишдем,

Табып хәйлә, сән аны сулга сүтдең.


Бән әйтәмен, җитим диеп бу дуска,

Сән әйтәсең: «Йөри бу – гакълы кыска!»


Фәлянә, әй, сәне бик сәүде күңлем,

Сәнең күңлеңне белмәзмен, и сеңлем!


Мәхәббәтдин сәңа вар ирде дәрдем,

Сорарга бер тоташ нийәт идәрдем.


Ишеткәчдин, исем дә китде лә, ух:

Дидем, уф Алла, калдым алмыйча ук!


«Ух» ормакда янар икән йөрәкләр,

Дәуасын тапмады бик күп зирәкләр.


Табыла дөньяда бик күп кирәкләр,

Шәкерткә килгән кызлар тик сирәкләр.


Алар ташмы икән, әллә тимерме?

Гомердә бер генә йомшап, килерме?


Язып, ун хат җибәрдем йә егерми,

Укымыйсың микән, күзең йә күрми?


Язамын күп, эчемдин гамь бушар дип,

Бу күп сүз эчрә бер сүзем ошар дип.


Ки бән вардым сәне сөеп, алам дип,

Ки сән бәне кудың тиле малайдик.


Бу куганыңны сән сайма[389] уенга,

Әгәр уйныйк дисәң, кил, кер куенга!


Үзең яхшы, китаб-Коръән укыган,

Ошыймы соң сәңа, җаным, бу куган?


Төсең-буең ишетеп, сәүдем, и Рух,

Йөзең күргәч, сагышыңдин дидем: «Ух!»


Мәхәббәтем шу тәкле сән сылуда:

Ух итәмен, сагынып, һәр сулуда.


Гаҗәб калдым, җаныем, бу эшемгә,

Һушым китәр, исем китәр һушымга.


Мәхәббәт белән янганга йөрәкләр,

Дәуасын тапмады бик күп зирәкләр.


Табыла дөньяда һәрбер кирәкләр.

Гыйшыкка дару юк диләр зирәкләр.


Гъәһеднамә[390] итәр ирдем хатыңны,

Хатың эчрә әгәр күрсәм атыңны.


Йөрердем көндезен, кулымга алып,

Кичен ятыр идем, куйнымга салып.


Хода язган микән ошбу җиһанда

Күрешергә, сөйләшергә ниһанда[391]?


Әй фәлянә, үлекмен – тергезә күр,

Бер аулакда үзеңне күргәзә күр!


Болай торганча икәү ары-бире,

Кушылаек икәүләп, китмә кире.


Килер булсаң, и матурым, сеңелкәй,

Сүземне тыңла, калдырма күңелкәй.


Әгәр дә килмәсәң, алдап йөретмә,

Сәүмәгәнеңне бер дә эчдә тотма.


И матурым, әгәрчә тартса җаның,

Бу дәкле катмасын ла бәңа каның!


Килермүсән? – Сүзеңне сүзлә тугъры,

Сүзе ялган кешене дирләр угъры!


384

Гъәфләт – ваемсызлык.

385

Әйаме шәбаби – яшьлек көннәрен.

386

Бәгъидә – биредә: ерактагы кул җитмәс яр.

387

Сафадин – рәхәт чигүдән.

388

Зәүкъен – тәмен, ләззәтен.

389

Сайма – санама, исәпләмә.

390

Гъәһеднамә – килешү язуы.

391

Ниһанда – яшерен җирдә, аулакта.

Шигырьләр / Стихи (на татарском языке)

Подняться наверх