Читать книгу Шигырьләр / Стихи (на татарском языке) - Габделджаббар Кандалый - Страница 35
Шигырьләр
III
«Кулым йитмәс, ки тотсам, йар, үзеңне…»
ОглавлениеКулым йитмәс, ки тотсам, йар, үзеңне,
Күзем йитмәс, ки күрсәм, йар, йөзеңне.
Бәнем халемдин аңа һич хәбәр юк,
Ки бу дәрдемдин аңа һич әсәр юк.
Әйа җаным, сәне кайдин табармын?
Мамык берлән нәчек утны янармын?!
Бән бичара сәне кайдин күрәрмен?
Чыкмыйча утыңызда күп йөрәрмен.
Йөзең күрергә теләймен, үзеңне,
Билең кочып сүләшергә сүземне!..
408
Дидар – күрешү, очрашу.
409
Мөнәүүәр – нурлы, якты, балкып торган.
410
Гирйан – елаучы, күз яше түгүче.
411
Хәрәм – тыелган нәрсә; гаиләдә ят кешеләр өчен тыелган урын (хатын-кыз өчен билгеләнгән урын, бүлмә).
412
Илкем – кулым.