Читать книгу Шигырьләр / Стихи (на татарском языке) - Габделджаббар Кандалый - Страница 33
Шигырьләр
III
«Фиракъеңдин күземдә йәш корымай…»
ОглавлениеФиракъеңдин[399] күземдә йәш корымай,
Бән йөримен кичә-көндез оемай[400].
Иляһи, җөмлә гамгинне[401] шад кыйлгыл,
Ки гамедин бәндәне азад кыйлгыл.
Гозер кыйлып язам хәлемдин хәбәр,
Мәне гыйшык утыйга кыйлма грифтар[402].
Без гъәрибләр[403] йөзеңне күрсәк иде,
Билең кочып, ләбеңне сурсак иде.
Морадым, мәкъсудым бәнем, гүзәл, сән,
Нәчә елдин бирле эчем өзәлсән.
Тәмам гомрем сәнең һиҗреңдә әфкяр[404],
Гамең берлән гъәриблекдә грифтар.
Йөземгә бак – тәнем, ике күзем сән,
Шикәр агъзыңни ач – ширин сүзем сән.
Фәрагъәт берлә[405] һич гашыйк ятармы?
Кеше рәхәт белә гашыйк итәрме?
399
Фиракъеңдин – аерылудан, аерым торудан; синнән башка торудан.
400
Оемай – йокламый.
401
Гамгин – гамьле, моңлы, кайгылы.
402
Кыйлма г[е]рифтар – дучар кылма.
403
Гъәрибләр – монда: кимсетелгәннәр, өлешсезләнгәннәр.
404
Сәнең һиҗреңдә әфкяр – синнән аерылуны фикерләүдә.
405
Фәрагъәт берлә – тынычлык, гамьсезлек белән.