Читать книгу Шигырьләр / Стихи (на татарском языке) - Габделджаббар Кандалый - Страница 38
Шигырьләр
III
«Сөйгәнемгә инанмасаң, Бәдига…»
ОглавлениеСөйгәнемгә инанмасаң, Бәдига,
Ни әйтерсән йөземдәге сарига?
Инәлә белмәдем сәңа, күрәсең:
Итеп мәхрүм, ишегеңдин сөрәсең.
Бәдига, ник болай мәңа катасың[438]?
Бәнем күз йәшемә ничек батасың?
Әгәр чәнди[439] мәне мәхрүм итәрсән,
Күрәек, нинди егеткә китәрсән!
Мәхәббәт булмасын барган йиреңдә,
Сафалар[440] сөрмә һич барган иреңдә:
Болыттик кайгылар башыңа ягъсын,
Тәәссефтин[441] күзеңдин йәшләр аксын!
Йә тап булгыл ки бер залимгә хун-хар[442],
Йә бер зәнки[443] кеби астында бул хар[444]!
Этен сөргәндәй кусайде[445] катындин,
Җәфа күрсәтсәйде[446] көндәш хатындин!
Йә, сөйәмен дип алдап, бер мут алсын,
Утырыр йиреңне, баргач, ут алсын!
Җәмалең[447] күрсәйде кара төтендик,
Мөбарәк йөзеңи хурлап этендик!
Мөбарәк күксиңә[448] мендергәнеңне,
Күңел алып сөеп көлдергәнеңне.
Тәваззигълык итәнләрең йөз анча[449],
Берин күрмәсә иде ул тузанча!
Йә онтылсаң иде сән кала-кала,
Йә тап булсаң иде бер ак сакала!
Мыекы санысчайде михе әлимтик[450],
Агыз-йары тоелсайде хәмимтик[451].
Сулышы килсәйде баде сәмумтик[452],
Кирәкле әгъзасе булсайде мумтик[453].
Уенны уйнай алмасдин уенча,
Ки моктандырсайде[454] гомре буенча.
Бәдига, рәнҗемә: каргадым уйнап,
Хатерең калмасын юк фикри уйлап.
Сәңа килеп бу кайгылар, бу дәмләр,
Мәңа шул хәлдә юктыр яхшы дәмләр[455].
Йөреткәнгә якын булдым йүләргә,
Юк ирсә ярамас болай сөйләргә.
Нидән үфкәлисәң мәңа, Бәдига?
Нидән биздең, нә эш булды, зәригъә[456]?
Күземнең рәушане, җаным Бәдига,
Төшәр бер көнге сүз күңлең йадига[457].
Колак салдым сораган ул үләткә,
Йәрәштермә, дидем, надан егеткә!
Кийәү итсәң надан ирне үзеңә,
Кыямәтдә кара якар йөзеңә.
Матур булсаң да, баргачдин наданга,
Керәлмассән гомер буенча санга.
Бу дөньяны беләсән һич, Бәдига,
Вәфасы юк, зәуаледер сәригъә[458].
Беземтик килде күп гашыйкы-мәгъшук,
Тора торгачтан ук һәб[459] булдылар юк.
У[460] Тәймус шаһ кызы ирде Зөләйха,
Ничә ел егълайуб, итәрде нәүхә[461].
Дир ирде, сагынып, һәр дәмдә «уф!» дип,
«Йосыф лә! И Йосыф лә! И Йосыф!» – дип.
Ахир бер көнне ул мәкъсудка ийтде:
Тереклек итде бергә, үлде-китде.
Мисъри шаһ[462] угълы Сәйфелмөлек дә
Ничә ел йөрде хәсрәтдә, көекдә.
Дир ирде: «Ник ишетмисән, сәригъәм[463],
Бәдигам лә, Бәдигам лә, Бәдигам!»
Адашыңны алып, мәкъсудка йитде,
Сафалар сөрде һәм дөньядин үтде.
Дәхи Мәҗнүн, тотып күп гыйшкы-мәйле,
Дәйүр ирде: «И Ләйле лә! И Ләйле!»
Дәхи борын заманда үтде Фәрһад,
Ки Ширин атлы кызчөн итде фөрйад[464].
Барысы да җиһанга килде-кичде,
Бу дөньядин ахир бер көнне күчде.
Ки мән дәхи бу арага тезелдем,
«Бәдигам!» – дип өзелдем лә, өзелдем!
Буш үткәрмә, Бәдига, бу бәһари[465],
Матур чаклари һәм ләйле-нәһари[466].
Ки гыйш-гыйшрәтдә булубән бу чаклар
Сафалар сөрәдер бик күп кочаклар.
Бу дөньяга таянмау, и Бәдига,
Вафасыздыр, зәуаледер сәригъә[467].
Баралсаң мәндин артыкка ярый ла:
Сәнеңтик сайлаган – сазга тарый ла!
Җәмалең берлә мактанма, Бәдига,
Ки бәндәсән: ничекдер ул талигъә[468]?
Җәмал дәхи китә торган буяутик,
Китәр тиздән кояш төшкәч кыраутик.
Мәни ташлап, күтәрмә бер дә борның:
Йәшем төшсә, һич уңмас барган урның!..
438
Катасың – катысың.
439
Чәнди – монда: моның кадәре, моның тикле.
440
Сафалар – рәхәтләр.
441
Тәәссефтин – үкенечтән.
442
Хун-хар – канечәр.
443
Зәнки – тупас, кырыс, мәрхәмәтсез.
444
Хар булу – хур булу.
445
Кусайде – куса иде.
446
Күрсәтсәйде – күрсәтсә иде.
447
Җәмалең – матурлыгың, гүзәллегең.
448
Күксиңә – күкрәгеңә, түшеңә.
449
Тәваззигълык итәнләрең йөз анча – йөзләрчә түбәнчелек итүләрен.
450
Михе әлимтик – кайгы кадагы шикелле.
451
Агыз-йары тоелсайде хәмимтик – авыз тарафы тоелса иде тирләгән кебек.
452
Баде сәмумтик – сәмум җиле шикелле.
453
Мумтик – мум шикелле, балавыз шикелле.
454
Моктандырсайде – интектерсә иде.
455
Дәмләр – вакытлар; сулышлар.
456
Зәригъә – монда: яшь кыз (асылда: үсенте).
457
Күңлең йадига – күңелең хәтеренә.
458
Вәфасы юк, зәуаледер сәригъә – ышанычы юк, ә бетүе исә тиз.
459
Һәб – барысы да, һәммәсе.
460
У – ул.
461
Итәрде нәүхә – зар елар иде.
462
Мисъри шаһ – Мисыр шаһы.
463
Сәригъәм – ашыгучым, сабырсызым.
464
Итде фөрйад – елады, агълады.
465
Бәһари – бәһарне: язны.
466
Ләйле-нәһари – төн һәм көннәрне.
467
Вафасыздыр, зәуаледер сәригъә – ышанычсыздыр, ахыры (бетүе) исә якын (тиз үтүчән).
468
Талигъә – бәхет.