Читать книгу Шигырьләр / Стихи (на татарском языке) - Габделджаббар Кандалый - Страница 29
Шигырьләр
III
«Сурәтең дөшемә керер…»
ОглавлениеСурәтең дөшемә керер,
Дөшем эчрә күзем күрер:
Күз алдында биеп йөрер,
Терәп күксен[379], идеб рәкъкас[380].
Ки куркам бу сурәт-нәкъши,
Бер йиңел улмасын бәхши[381],
Дивана булмасам яхши, –
Кидеп гакълым, булып гъәувас[382].
Тагъ-таш, сәхралар кичеп,
Йитәр идем сәңа очып,
Ятыр идем сәне кочып,
Ки куйныңда булып гъәувас.
Гашыйк-мәгъшук табышубән,
Агызларны кабышубән,
Кочышубән, очышубән
Улышамыз икәү мәгъас[383].
Иляһи, ошбу матурга
Нәсыйб ит бергә ятырга,
Үбеп агъзыны татырга,
Ки куйнында булып гъәувас!
379
Терәп күксен – күкрәген киереп.
380
Идеб рәкъкас – биеп (төгәлрәк: биюче кебек итеп).
381
Бер йиңел улмасын бәхши – бер җиңел (төш) бүләге генә булмасын.
382
Гъәувас – суга чумучы (водолаз).
383
Мәгъас – гөнаһлы.