Читать книгу Шигырьләр / Стихи (на татарском языке) - Габделджаббар Кандалый - Страница 41
Шигырьләр
III
«Каләм язды бераз монча кәлями…»
ОглавлениеКаләм язды бераз монча кәлями[497],
Кабул идеп ала күргел сәлами.
Боны яздым сәне гайәт сәүгәндин,
Ки гыйшкың утыйла эчем көйгәндин.
Гафил улма, сүзем тот, и нигярем[498],
Ике гыйшык онытмас бере-берен.
Мәгъшукый җан, күзләрем күрде сези,
Шул замандин хәйран әйләде бези.
Күзләрем күрде – сезә улдым биһуш,
Имди сәнсез күңлем һич улмаз хамуш[499].
Җәмалең хур кебидер, күзләрең нур,
Кыйла күрмә висалеңдин[500] бәни дур[501].
И җаным, кыйл бәнем сүземи кабул,
Шаде-харәм[502] әйләгел, кыйлма мәлүл[503].
Әйа мәхбүб[504], тутый кош сән җиһанда,
Бәнем илә күрешсәнә ниһанда[505].
Күңелдин чыккусы юкдыр хыялың,
Дәрига[506], күрмәдем ширин җәмалең.
Сәлам улсын сәңа, фәлян, ки бәндин,
Ки мондин соң көтәрмен мән дә сәндин.
Робагыйлар чыкарып яздым хатый,
Язмаз ирдем бу хатымны – гыйшкым катый.
Мәгъшукый җан, сән кабул кыйлсаң бәни,
Җан-дилилә[507] бән кабул кыйлдым сәни […]
Ирсаль әйләдем[508] сезгә бән бу хатый,
Тауил гомер рузый кыйлсын Ул бакый[509] […]
Фида улсын сәңа һәм җөмлә малым,
Дәригъ итмәм[510], теләсәң дәхи җаным.
Ошбу хатка исмеңезне язмадык,
Язар ирдек, гайреләрдин базмадык.
Мәгъшукый җан, сәнең исмең, фәлянә,
Сәне бәңа рузый кыйлсын[511] бер Алла.
Бу сүзләрдин морад нәдер – аны бел,
Сәүәр ирсәң, ишарәтне бәйан кыйл.
Ошбу сүзне халка изһар әйләмә[512],
Хатыңызны бездән ниһан әйләмә[513] […]
Кабул күрсәң, хатыма каршы хат яз,
Кабуллыкны эчендә аңлатып яз.
Әгәр япсаң[514] кешенең бер гайбене,
Ходай япкай сәнең һәм гаебеңне.
Гөнаһ, гаеб – бәндә[ләр]нең эшидер,
Кирәк кызлар, кирәк егет эшлидер…
497
Кәлями – кәлямне: сүзне.
498
Нигярем – гүзәлем, чибәрем.
499
Хамуш улмаз – телсез, тыныч булмас.
500
Висаль – кавышу, күрешү, очрашу.
501
Дур – ерак.
502
Шаде-харәм – шатлыклы; күңелле.
503
Мәлүл – күңелсез, боек; кайгылы.
504
Мәхбүб – сөекле, сөйгән яр.
505
Ниһанда – аулакта, яшерен урында.
506
Дәрига – үкенеч, кызганыч.
507
Җан-дилилә – җан-күңел илә.
508
Ирсаль әйләдем – җибәрдем, күндердем.
509
Тауил гомер рузый кыйлсын Ул бакый – Ул (Алла) мәңгелек озын гомер бүләк итсен.
510
Дәригъ итмәм – кызганмам.
511
Рузый кыйлсын – бүләк итсен, багышласын.
512
Халка изһар әйләмә – халыкка белдермә.
513
Ниһан әйләмә – яшереп тотма (ягъни: безгә җиткез).
514
Япсаң – яшерсәң (капласаң).