Читать книгу Шигырьләр / Стихи (на татарском языке) - Габделджаббар Кандалый - Страница 26
Шигырьләр
III
«Мөнаҗәтне яза-яза…»
ОглавлениеМөнаҗәтне яза-яза,
Каләм тоткан кулым тала.
Күземдин канлы йәш ага –
Хәсрәтеңдин, әйа җаным!
Асыл кошны тотар идем,
Тирәк төбенә [лә] кунса;
Сагъәт саен күрәр идем,
Сән җаныйдин әмер булса.
Сәлам яздым сәнең артдин,
Сәне күрмәклекем сартын[377].
Иякләрең кызыл алтын –
Ушал кыйлмыш сәне Мәүля[378]!
Күн итекдер аягымда,
Көмеш йөзек бармагымда,
Йәшләр түгел – кан елаймын
Сәне сагынган чагымда.
Гозер сүзем шулдыр, җаный:
Бүтән йарга дашлап китмә;
Бу мөнаҗәт барып йиткәч,
Сүләшүгә мохтаҗ итмә.
Биек мәсҗед манарасы,
Ялтырыйдыр тәрәзәсе,
Бу дөньяда кауышмасак,
Утта янсын заманасы.
Иртә торып тышка чыкдым,
Кошлар очты оядин ла,
И җаныем, бергә сорыйк
Кауышмакны Ходадин ла…
377
Сәне күрмәклекем сартын – сине күрмәклегем өчен.
378
Ушал кыйлмыш сәне Мәүля – сине Ходай шулай яраткан.