Читать книгу Шигырьләр / Стихи (на татарском языке) - Габделджаббар Кандалый - Страница 25
Шигырьләр
III
«Дөшән сагъәтдә күңлемә…»
ОглавлениеДөшән сагъәтдә күңлемә[374]
Сәне күрмәк деләр күңлем;
Гаҗәб мөмкинмедер, җаным?
Сәне күрмәк деләр күңлем[375]!
Нә дәклү карным ач улса,
Туяр бер лөкъмә йимәкдин;
Вә илля[376] күзләрем туймаз,
Туганым, сәне күрмәкдин!
374
Дөшән сагъәтдә күңлемә – исемә төшкән сәгатьтә.
375
Деләр күңлем – беренче очракта: күңелем теләр; икенче очракта: күңелемне телер (кисәр).
376
Вә илля – вә әмма, тик, ләкин.