Читать книгу Шигырьләр / Стихи (на татарском языке) - Габделджаббар Кандалый - Страница 14
Шигырьләр
III
«Бу сүземә инангыл, и гүзәл йар…»
ОглавлениеБу сүземә инангыл, и гүзәл йар,
Мәңа юкдыр сәндин үзгә вәфадар[229].
Мәнем бер сәндин үзгә сәрдәшем юк,
Хода бел үр: сәнендик тиңдәшем юк.
Дидем сәңа тәмами сүзләремне,
Тулидүбән[230] йәш илә күзләремне.
Моны яздыкда итдем берничә аһ,
Дәйүб: «Мәңа мәдәд[231] бир, Раббем, Аллаһ!»
229
Вәфадар – ышанычлы, тугрылыклы.
230
Тулидүбән – тулы идүбән: тулы итеп.
231
Мәдәд – ярдәм.