Читать книгу Шигырьләр / Стихи (на татарском языке) - Габделджаббар Кандалый - Страница 18
Шигырьләр
III
«Үзең анда тик торасән…»
ОглавлениеҮзең анда тик торасән,
Фәлянә, пәри наз илә[287],
Сурәтең дөшемә керер,
Фәлянә, пәрваз илә[288].
Сандугач-былбылдай кеше
[Сайрыйдыр] аваз илә,
Укый да көлә, бакубән
Бу хатка пөр наз илә[289]…
Күз дә кашың уйнаша ла,
Биегәнди баз илә[290],
Күкселәрең[291] сүзләшәдер
Төрле сүзи саз илә[292].
И Фатыйма ла, җанашым,
Бер тоташ бу сагышым,
Гыйшкың илә җәй вә кышын,
Үтә көз дә, яз илә.
Ник бу күңлем түзмидер лә,
Ник өмиден өзмидер лә?
Әллә тоташ сүзлидер лә
Дәрдкә сабры аз илә[293]!
Сагынып, и Фатыйма ла,
Килсәнә бер катыйма ла!
Кайгылы әүкатыйма[294] ла
Талда бул[295] һәм раз илә[296]!
287
Пәри наз илә – пәри (кызларыча) наз белән.
288
Пәрваз илә – очып йөргән хәлдә, очкан килеш.
289
Пөр наз илә – бик назланган хәлдә.
290
Баз илә – уйнап, уйнаган төсле.
291
Күкселәрең – күкрәкләрең.
292
Сүзи саз илә – сүзләрне килештереп.
293
Дәрдкә сабры аз илә – хәсрәткә (чиргә) сабыры азлыктан.
294
Әүкатыйма – вакытларыма.
295
Талда булу – дәва булу, таяныч булу, ышык булу.
296
Раз илә – сер (хикмәт) белән.