Читать книгу Шигырьләр / Стихи (на татарском языке) - Габделджаббар Кандалый - Страница 2

Шигырьләр
I

Оглавление

«Гыйлемлек нурани җәүһәр…»

Гыйлемлек нурани җәүһәр[1]

Ки мөэминләр содурында[2];

Һәуа[3] бер аждаһа кеби

Чыгар җисмең къөбурендә[4].


Гыйлем сахибе[5] һичбер дә

Черемәс – үлсә дә – гүрдә,

Тереклекдә җире[6] – түрдә,

Булыр мәҗлес хозурында[7].


Һәуа сахибе зурланыр,

Кәсеб итәргә хурланыр,

Зәмимә[8] берлә болганыр,

Булыр нәфесе зурында[9].


«Сачәк бер вакыт атадыр…»

Сачәк бер вакыт атадыр,

Коела, йиргә ятадыр;

Кибәдер – корып катадыр,

Көзенә керсә яринда.


Гомер дәхи шулай үтәр, –

Сачәк вактың үтеп китәр,

Йөзеңнең рәүнәкъе[10] бетәр,

Йәшендән керсә кайгыга.


«Иляһи, бу асыл кошны…»

Иляһи, бу асыл кошны

Тубай агачына[11] кундыр,

Иляһи, мин сабырсызны

Сабырлык юлына күндер!


Каләмем дә тая инде,

Ки яза алмай турыдан;

Яна бәгърем, сула йөзем

Авырлыклардан, гуредан[12].


Языйм микән, җитәр микән?

Язу файда итәр микән?

Бу кайгулар бетәр микән,

Гомерлеккә китәр микән?!


«Бәйан итәм ки бән сезгә…»

Бәйан итәм ки бән сезгә,

Гаеп итмәңез сез безгә:

Гыйлемлек булмады бездә, –

Йөрепмез гъәфләтә һәр ан[13].


Нәчә еллар гомер сөрдем,

Даим мәдрәсәдә тордым,

Җаһиллегем бүген белдем, –

Йөрепмез гъәфләтә һәр ан.


Бәйан итдем ки хәлемне,

Сарыф итдем, и, малымны,

Хисабламадым алдымны, –

Йөрепмез гъәфләтә һәр ан.


Йөрәкләрем булып бирйан[14],

Гомер үтде, булып гирйан[15],

Даим булдым үзем гъөрйан[16], –

Йөрепмез гъәфләтә һәр ан.


Һаман тордым үзем кышда,

Торып чыга идем тышка,

Гомерләр үтде күп бушка, –

Йөрепмез гъәфләтә һәр ан.


Чыга(р) идем даим юлга,

Тота(р) идем китаб кулга,

Эшем калды бәнем юлда, –

Йөрепмез гъәфләтә һәр ан!


«Бу илләрдә торып калсам…»

Бу илләрдә торып калсам,

Ярамас кызга күз салсам,

Атамның каргышын алсам… –

Качыйм тизрәк бу илләрдин!


Арысландай егет-иргә,

Батып бетсә дә кан-тиргә,

Чит илләргә, ерак җиргә

Качу әүля[17] бу илләрдин.


Сөеп бу илгә килсәм дә,

Ки юрга кеби җилсәм дә…

Бөтен вөҗүдем[18], ил, сәндә, –

Нигә тиз мине ятсындың?..


Туган илем ерак калды,

Җәяү йөреп сыйрак талды,

Тагы бигрәк йөрәк янды…–

Әзәлдәген[19] ник азсындың?


Бу илнең һич чиге юкдыр,

Биниһайә адәм чукдыр[20];

Бере ач юк – бары тукдыр, –

Нигә соң миңа тарсындың?


Тарсынма бер дә, китәрмен:

Җен, Иблистән дә битәрмен,

Үз белгәнемне итәрмен, –

Ки әгъля-гъәршә[21] ашкындым!


Миңа бердер: кая булсам,

Багъ алмадай пешеп тулсам,

Ки соңрадин шиңеп сулсам… –

Шуның чөн сиңа гъәрсендем.


Кусагыз да, һич уфтанмам,

Язуымнан да тукталмам,

Котылмассыз барыбер сез,

Әле болай гына калмам:


Төреп чалма-чапанларны,

Йөресәм кыр-япанларны,

Онытмам сез наданларны, –

Элеп салмыйча һич калмам!


«Ки кяшки…»

Ки кяшки[22] дөньяга килмәгәй идем,

Бу хәсрәтләрне бән күрмәгәй идем!


Язарга бән каләм алдым камышдин,

Йөрәккә кан утырды ла сагышдин.


Йөрәккә ут төшәдер яна-яна,

Бу хәсрәтдин булам микән дивана?


Мәгәр төшәр идем утның эченә,

Вәли[23] сабыр итәмен Хакъ эшенә.


«Бәнем эчемдәге нарым…»

Бәнем эчемдәге нарым[24],

Дөньяга чыгарсам барын,

Эретеп су итәр карын, –

Сабырлык бирсәнә, Алла!


Нә кадәрле языйм дисәм,

Язарга сүзләрем калды;

Нигәдер хәлләрем китеп,

Язарга кулларым талды.


Мөнәҗәтләр язарга да

Зиһенләрем таралгандыр.

Күп хәсрәтләр күрер өчен,

Газиз башым яралгандыр.


«Ходауәндә, яна бәгърем…»

Ходауәндә[25], яна бәгърем:

Бу йирдә юк бәнем кадрем,

Чыдарга калмады сабрым, –

Сабыр бирсен үзе Алла!


Йәтимлек гъөрбәте[26] йитде,

Дәхи әгъзаләрем кипде,

Бу хәсрәт гомремә китде, –

Сабыр бирсен үзе Алла!


Бәнем ошбу аһым-зарым

Җиде кат күкләргә ашды,

Фиракъ[27] уты бәни баеды, –

Иляһи, бир сабырлыкны!


Фиракълыкдин яна бәгърем,

Сабырсыздин китә һушым…

Озын булса әгәр гомрем, –

Иляһи, бир сабырлыкны!


Надан кеше көтү көтәр,

Галим кеше Бохар китәр…

Бәнем гомрем шулай үтәр, –

Иляһи, бир сабырлыкны!


«Моңаеп сайрыйдыр кошлар…»

Моңаеп сайрыйдыр кошлар,

Асыл җәй фаслы булганда.

Моңаеладыр безгә дә,

Мөбарәк айлар тулганда.


Йәшел чирәм бу җәй чагы –

Безем илнең Ирәм багы,

Тәмам җәннәт кеби шул ан[28],

Гүзәл мәхбүб[29] булу тагы!


Бу май әгъраф имәс, җәннәт,

Утыру монда бик һәйбәт;

Бу җәй сафа мәкянедер[30]

Күңелдә калмыйдыр гъилләт[31].


Гөлстан мәүсиме[32] кәлде,

Мәй эчмәк нә гъәнимәтдер[33],

Каты ташдай йөрәкләрне

Бу май ае эретәдер.


Бу егетлек, имеш, бер көн –

Йомып ачканчы бер күз дә…

Күрәм хәзер өрәкләрне,

Күмелгәнләр иде көздә.


Кыш үтде, зәмһәрир кичде,

Хәрарәт[34] тапды һәр инсан,

Бөрешкән Котлыбай, Ихсан… –

Күренә ал, кызыл йөздә.


Бәһар[35] мәүсиме гәр кәлсә,

Агачлар укыйлар сәна[36].

Бөек шадлык бу көн бәңа, –

Бу шадлык күрнә һәр сүздә.


«Сарып башка кара өрпәк…»

Сарып башка кара өрпәк[37],

Киеп пәҗи[38] кара күлмәк,

Гүйә маластаулы чүлмәк –

Йөрисең, и Җәмиләкәй.


Табалсаң – чабата ярый,

Буе булыр ике карый[39],

Булыр ярты аршын барый

Баш-үкчәсез, Җәмиләкәй.


Камыл эчендә лапырдап,

Юеш балчыкта чапырдап,

Йөрисең лә сән аһылдап,

Җыеп көлтә, Җәмиләкәй.


Оек-чабата кигәләп,

Йөрерсең катутка[40] тигәләп,

Сырышыр тагы тигәнәк

Киемләргә, Җәмиләкәй.


Тавышлар бетәр карылып,

Тәнең туфракка ярылып,

Чебеш чыгар да, ярылып,

Кул-аяктан, Җәмиләкәй.


Кара гарәп кеби бите,

Тузан-туфрак булыр бите,

Иренләр, күзләрең чите, –

Ябыкканга, Җәмиләкәй.


Әгәр корсак та күтәреп,

Йөрсәң саныңны китәреп[41],

Кич улай өйгә җитәлеп

Дүнәлмәссең[42], Җәмиләкәй.


Килеп, лап-лоп итеп басып,

Йөрерсең төнлә каранып,

Өеңдә искеләр сасып[43],

Катып кунар, Җәмиләкәй.


Ашыгып, ашыңны пешми

Ашарсың, чашкага төшми;

Иренеп, аягың чишми

Ятарсың, и Җәмиләкәй.


Ки көз көне дә кыш көне –

Мужикның бар да эш көне;

Буламы елда биш көне

Тыныч, эшсез, Җәмиләкәй?


Җәен жарга[44] тәнең пешеп,

Дәхи дә кыш көне өшеп,

Битең, ботың, башың шешеп,

Катып-туңып, Җәмиләкәй.


Кадерсез шулкадәр йортта,

Кичә, көндез дә һәм иртә

Агар эш эшләп биретә[45]

Кара къолтик, Җәмиләкәй.


* * *

…Кием ясап киендереп,

Сөеп, үзең, сөендереп,

Утыртып түргә мендереп,

Итәрләр бер газизәкәй.


Абыстай, ди-ди, сүз башда,

Тотып үзеңне күз-кашда,

Йөретеп җәйдә дә кышда.

Йөрерләр, и Җәмиләкәй…


Әбйате чәй бәйанында

Җиһан эчрә ул Алланың

Ләзиз нигъмәтләре[46] чукдыр[47],

Вәләкин бу безем йирдә

Бу чәйдик һичбере юкдыр.


Бу чәй кеби дәуа юкдыр,

Гаҗәб хасыйәте чукдыр,

Әгәр ачлар эчәр булса,

Белерсән: барчасы тукдыр.


Ки җәй фаслында бер ирне

Һауа сукса хәрарәтдән[48],

Эчәр булса бу чәйдин ул,

Котылыр ул мәзъәррәтдән[49].


Шита әййамидә[50] дәхи

Бөрүдәтләнсә[51] бер инсан,

Самавырлә чәй эчәрсә,

Бөрүдәте китәр шул ан[52]!


Хасыйәте чәй

Хәуасындин[53] дәхи аның

Йокыны мөндәфигъ әйләр[54],

Белер моны мөҗәррибләр[55]

Хәкыйкать чәй эчән байлар.


Самавырдыр дәхи мәтълуб[56];

Къәлебләрдә ирер мәхбүб[57], –

Самавырлә чәй эчсәләр,

Эчәнләрә ирер мәргуб[58].


Самавыр съәуте дилкәшдер[59],

Мисале сайрайан кошдыр;

Килеп ултырса сөфрәгә[60],

Кунакнын күңле бик хушдыр.


Нә дәклү нигъмәтең чукдыр,

Самавырлә чәең юкдыр,

Кунак чәһрәсе[61] ачылмас,

Һәмишә күңле сыныкдыр.


Әгәр чәеңне килтерсәң,

Ачылыр багъдагы гөлдик,

Ләтыйф сүзләрене сүзләп,

Утырыр мисле былбылдик.


Иляһи, сән аермагыл

Бу чәйдин без зәгыйфь колный;

Эчәрсә чәй бетәр булса,

Алырга вирәсән полный[62]!


Чәйнең шартлары

Бу чәйнең шартлары вардыр,

Бәҗа килтерәсән аный[63],

Бәйан идәм сәңа бер-бер,

Колак салгыл моңа, җаный.


Аның шартларының бере

Самавырдыр ирер мәзкүр[64],

Йәнә янында бер мәхбүб

Утыра – ул ула мәнзур[65].


Шәрайәтдин[66] дәхи аның

Мөсаффа[67] һәм була балың,

Ки чын кясәгә салубән

Көмеш кашык илән алың!


Ушал балыңны измәгел

Чынаяк эчрә сән суда,

Әгәр изсәң аны суда,

Чәеңне кыйласән худа[68].


Суы булсын аның яхшы:

Шималә каршы[69] акган су;

Гаҗәбләнмә бу сүзләргә –

Әттыйбадин бу гөфтегү[70].


Дәхи лимун салыр булсаң,

Аның къәдре, бәс, әгълядер[71]:

Лимун илә чәй эчелсә,

Эчәнләрә күп әүлядер[72].


Бу шартлар берлә эчсәләр,

Ула мәсрур, ула хушхаль[73],

Къәму гъәмләр[74] китәр андин

Ки шадан әйләйүбән филхаль[75].


Моны идән кеше имля[76]

Ирер үз урныйда мелла,

Гөнаһларыны гафитеп[77],

Вирә мәкъсудыни Алла[78].


«Иляһи, барча галәмне…»

Иляһи, барча галәмне

Яратдың кодрәтең берлән;

Нәҗат кыйл[79] рәхмәтең берлән

Бәңа дөшкән җәфалардин.


Сәбах эчрә ки йилләрдин

Киләдер илгә илләрдин.

– Хәбәр көтәм туганлардин, –

Дәйүб сорам ки анлардин.


– Әйа йил, сән беләрмүсән?

Тугайларым күрәрмүсән?

Хәбәрләр килтерәрмүсән? –

Дәйүб сорам ки анлардин.


– Әйа йил, сән кая исдең?

Нәчә сахра үтә кичдең?

Туганымны кайда күрдең? –

Дәйүб сорам[80] ки анлардин.


– Әйа йил, сән китәр булсаң,

Фәлян йиргә йитәр булсаң,

Туганымны күрәр булсаң,

Дога дигел ки безләрдин.


– Әйа йил, исмәгел бик тиз,

Бәнем халем итеп йиткез,

Вәләкин һич карар кыйлма[81], –

Әманәтдер ки безләрдин.


– Әйа кош, сән күрәрмүсән?

Фәлян җирдән кәләрмүсән?

Туганымны күрәрмүсән? –

Дәйүб сорам ки анлардин.


– Әйа кош, сән бармы балаң?

Атаң берлән дәхи анаң?

Вәсъил итеп йөрәрмүсән[82],

Фиракъмүсән[83] ки анлардин?


Туганың сагына, дигел,

Сагынып, саргая, дигел;

«Туганым, сән кайда?» – дигел, –

Дога булсын ки безләрдин.


Нәгяһ[84] бән сахрага чыксам,

Нәчә төрле йыгач[85] күрсәм,

Ул ук катларына барсам,

Хәбәр сорам ки анлардин:


– Әйа йыгач, йәшең күпме?

Түгелгән йимешең күкме?

Бәнемдик сагышың күпме? –

Дәйүб сорам ки анлардин. –


Нәчә йимешләрең үсде?

Нәчә яфракларың дөшде?

Ботакларың кемләр кисде?! –

Дәйүб сорам ки анлардин.


Яфраклар йәш гомер икән,

Ботаклары бала икән;

Фиракълык бер бәля икән, –

Бәгырь өзгән туганлардин.


Йыгачлардин нә чыкмаган?

Сачакләрдин нә булмагай?..

Бу дәрдемә[86] дәуа тапмай, –

Дәйүб кайтдым ки анлардин.


Языйм микән, йитәр микән?

Ушал кайгу бетәр микән?

Ушал[87] кайгу, ушал хәсрәт

Күңелләрдин китәр микән?!


«Ки әүвәл ибтида итдем…»

Ки әүвәл ибтида итдем[88]

Хода исмене йад итдем,

Ки һәркем исми йад итсә,

Вирә максудыни Алла.


Сагынмакдин бәет яздым,

Газиз балам, әйа, сезгә;

Мөлякъәт көненә[89] тиз дә

Ирештерсен үзе Алла.


Сары сугып, кызыл йөзем

Ки саргайды, ике күзем;

Ходай бирсен бәңа түзем, –

Ирештерсен үзе Алла.


Фиракълык[90] яндыра бәгърем,

Кәбаб кыйлды[91] тәмам садрем[92],

Карарым калмады, сабрем, –

Күрештерсен үзе Алла!


Йөрәгем садпарә улды[93],

Ки фиркъәтдин[94] яра улды,

Газиз балам ерак улды, –

Янамын наре хәсрәтдин[95].


Сези бу әткәгез сагънып,

Елайдыр юллара багып,

Балакай дип, йәше агып,

Елап көтә сәбилләрдин[96].


Иляһи, хәсрәтем агыр,

Ничек итим икән сабыр?

Газиз балам фиракъендин

Янып бетде йөрәк-бәгырь!


Каләм алсам, язып булмый,

Мөкъәддәрдин[97] узып булмый,

Фиракъеңне хисаб итсәм,

Еламый һич түзеп булмый.


Чыгамын дәхи сахрага,

Йөрәгем утдай янганга,

Тәзәрригъ кыйлам[98] Аллага,

Сорап сези, әйа балам!


Бу кадәр моңлы зар берлән,

Бу кадәр игътизар[99] берлән,

Бу кадәр интизар берлән

Сорыйм сези, әйа балам!


Агар су тирәсе таллы,

Гъәҗаиб яфрагы баллы…

Ходаем кодрәте илә

Бу гъәмне къәлбемә[100] салды.


Озак бергә торалмадым,

Йөзең күреп туялмадым,

Ерак йиргә китеп баргач,

Гомергә хәсрәтең калды!


«Бу бала хәсрәте түкде…»

Бу бала хәсрәте түкде

Кара сачларем башымдин,

Инешләр ташды йәшемдин, –

Җитешмәсме әҗәлләргә?!


Бу тәкъдир дигәнең нидер? –

Изеп, йәнчеп, орыр йиргә;

Бары тыкмасын ук гүргә, –

Китермәсен әҗәлләргә.


Кеше дигән дә мәзълумдыр[101]:

Йөгерер, егылыр, торыр,

Башыны ташлара орыр,

Сөренмим дип әҗәлләргә.


Фиракълык хале мөшкел халь,

Яна бәгърем, уты сүнмәс;

Бу хәсрәтдин кеше үлмәс,

Ирешмәсә әҗәлләргә.


«Ерак йирдә газиз башың…»

Ерак йирдә газиз башың,

Яныңда һич юк юлдашың,

Мөшкелдер сәнең тормышың,

Сабырлык булсын юлдашың.


Параходлар төшкән чакда,

Газиз балам, сәне көтдем;

Әткәң-әнкәңне калдырып,

Туган илдән ерак китдең.


«Тагын азрак [бән] язаем, йитәрме…»

Тагын азрак [бән] язаем, йитәрме,

Бу хәсрәтләр йөрәкемдән китәрме?


Балакаем, сәңа һич юк бүләгем,

Кауышмакда хәер-дога теләгем…


«Кызыл гөл булмаса иде…»

Кызыл гөл булмаса иде,

Кызарып тулмаса иде;

Шул айрылу белән үлем –

Икесе булмаса иде.


«Көләрмен мин, елый дошман…»

Көләрмен мин, елый дошман,

Бәнем бәхтем ачылганда,

Йөрәгенә төшә[р] хәсрәт,

Утый бездә басылганда.


«Сәламдин гайри сезләргә сүзем юк…»

Сәламдин гайри сезләргә сүзем юк,

Моны язган: сүзе монда, үзе юк.


«Иген икмәк бирер икмәк…»

Иген икмәк бирер икмәк,

Белеп иксәң, бирер күпләп.


«Кунак булдык түреңездә…»

Кунак булдык түреңездә,

Зикер әйтик үзеңезгә:

Иман нуры йөзеңезгә,

Нур балкысын йөзеңездә!


«Әгәр багында булса гөл эрйасы…»

Әгәр багында булса гөл эрйасы[102],

Кайчан булгай чырагының зыйасы[103].


«Кил, и талиб…»

Кил, и талиб[104], гыйбрәт илән күзең ач,

Мәхәббәтсез кешедән бик ерак кач!

Әгәр үткәрмәсәң анда сәламәт,

Колын, риза улмас рузый кыямәт[105].


«Туганлык кадрене белсә – туган ул…»

Туганлык кадрене белсә – туган ул,

Әгәр белмәсә – бер ачы суган ул!


«Килсен җөмлә берлә түрә вулыстан…»

Килсен җөмлә берлә түрә вулыстан,

Курыкмыймын мин вә дәхи урыстан!


«Йакутлар табыладыр вакыт берлән…»

Йакутлар табыладыр вакыт берлән,

Вакытлар табылмайдыр йакут берлән.

«И кояшым, чыгармусән болытдин?…»

И кояшым, чыгармусән болытдин?

Алырмусән бәне бу ялкын-утдин?!


1

Нурани җәүһәр – нурлы (нурдан барлыкка килгән) җәүһәр.

2

Содурында – күкрәгендә.

3

Һәуа – монда: эрелек, тәкәбберлек.

4

Җисмең къөбурендә – тәнең каберендә.

5

Сахиб – хуҗа, ия.

6

Җире – урыны.

7

Хозурында – каршында, алдында.

8

Зәмимә – бозыклык, начар эш.

9

Булыр нәфесе зурында – нәфесе көчләвендә булыр.

10

Рәүнәкъе – нуры, яктысы.

11

Тубай (туба) агачы – җәннәт агачы.

12

Гуредан – горедан (русча – горе); кайгыдан.

13

Йөрепмез гъәфләтә һәр ан – һәр мизгелне йөргәнбез (барганбыз) гъәфләткә таба.

14

Бирйан – көйгән, куырылган.

15

Булып гирйан – елауда булып.

16

Гъөрйан – ялангач, шәрә.

17

Әүля – артык, яхшырак.

18

Вөҗүдем – барлыгым, бар булган-беткәнем; монда: бөтен күңелем.

19

Әзәл – башы һәм ахыры булмаган чиксезлек, мәңгелек; монда: яратылыш, тәкъдир.

20

Чукдыр – күптер.

21

Әгъля-гъәршә – югарыга, күккә.

22

Кяшки – әгәр дә.

23

Вәли – ләкин («вәләкин» нең кыска варианты).

24

Нар – ут, ялкын.

25

Ходауәндә – йа Хода, Ходаем.

26

Йәтимлек гъөрбәте – монда: интегү, ятимлек каңгыруы.

27

Фиракъ – аерылу, аерым яшәү.

28

Шул ан – шулвакыт, шулчак.

29

Мәхбүб – сөйгән яр.

30

Сафа мәкянедер – рәхәтлек урыныдыр.

31

Гъилләт – чир, кимчелек; бозык уй.

32

Мәүсим – вакыт, чор.

33

Нә гъәнимәтдер – а) ганимәт (казаныш) түгелдер; б) никадәре ганимәттер.

34

Хәрарәт – җылылык, эсселек.

35

Бәһар – яз.

36

Сәна – мактау (монда: Аллага мактау уку).

37

Өрпәк – бөркәнчек, бәләкәй шәл.

38

Пәҗи – мошко, киндер.

39

Карый – монда, карыш.

40

Катутка – каты утка: каты үләнгә, чүп үләнгә.

41

Йөрсәң саныңны китәреп – дәрәҗәңне (кадереңне) төшереп.

42

Дүнәлмәссең – дүнә алмассың, әйләнеп кайта алмассың.

43

Сасып, катып кунар – юылмаган килеш икенче көнгә калыр.

44

Жарга – эссегә, кызуга.

45

Биретә – имгәтә, гарипләндерә.

46

Ләзиз нигъмәтләре – тәмле ризыклары.

47

Чукдыр – күптер.

48

Хәрарәтдән – эсселектән.

49

Мәзъәррәтдән – зыяннан, чирдән.

50

Шита әййамидә – кыш көннәрендә.

51

Бөрүдәтләнсә – суынса; өшесә; салкын тидергән булса.

52

Шул ан – ул мизгелдә, шул чакта.

53

Хәуасындин – өстенлегеннән; монда: үзенә хас сыйфатыннан.

54

Мөндәфигъ әйләр – ташлар, кире кагар, монда: йокысы ачылыр.

55

Мөҗәррибләр – тәҗрибә итүчеләр, сынап караучылар.

56

Мәтълуб – таләп ителгән (нәрсә).

57

Къәлебләрдә ирер мәхбүб – күңелләрдә сөйгән (кеше) булыр.

58

Мәргуб – теләп алган (кеше, нәрсә).

59

Самавыр съәуте дилкәшдер – самоварның тавышы ягымлыдыр.

60

Сөфрәгә – ашъяулыкка, табынга.

61

Чәһрәсе – чырае, йөзе.

62

Пол – акча.

63

Бәҗа килтерәсән аный – аны урынына китерсәң.

64

Самавырдыр ирер мәзкүр – әлеге самавырдыр.

65

Ула мәнзур – күз алдында була.

66

Шәрайәтдин – шартлардан.

67

Мөсаффа – саф, чистартылган, ягъни кәрәздән суыртылган.

68

Худа – худо (русча); начар.

69

Шималә каршы – төньякка каршы.

70

Әттыйбадин бу гөфтегү – табиблардан (врачлардан) бу әңгәмә.

71

Әгълядер – югарыдыр.

72

Әүлядер – өстендер.

73

Ула мәсрур, ула хушхаль – шат була, хуш күңелле була.

74

Къәму гъәмләр – барлык гамьнәр, кайгылар.

75

Ки шадан әйләйүбән филхаль – шатландырып шунда ук.

76

Моны идән кеше имля – моны имля иткән (язган, төзегән) кеше.

77

Гафитеп – гафу итеп.

78

Вирә мәкъсудыни Алла – Алла теләгәннәрне бирә.

79

Нәҗат кыйл – коткар.

80

Сорам – сорыйк.

81

Карар кыйлма – тукталма.

82

Вәсъил итеп йөрәрмүсән – очрашу эзләп йөрерсеңме.

83

Фиракъмүсән – аерым торасыңмы, аерылгансыңмы.

84

Нәгяһ – бердән, кинәт; монда: кайчак.

85

Йыгач – агач.

86

Дәрдемә – хәсрәтемә, авыруыма.

87

Ушал – шушы.

88

Ибтида итдем – башладым.

89

Мөлякъәт көне – кавышу, күрешү көне.

90

Фиракълык – аерылышу, аерым тору.

91

Кәбаб кыйлды – куырды.

92

Садрем (садрым) – йөрәгем.

93

Садпарә улды – йөз кисәк булды, йөзгә телгәләнде.

94

Фиркъәт – аерылу, аерылышу.

95

Наре хәсрәтдин – хәсрәт утыннан.

96

Сәбил – юл.

97

Мөкъәддәр – язмыш, тәкъдир.

98

Тәзәрригъ кыйлам – ялварам.

99

Игътизар – үтенү, ялвару.

100

Къәлбемә – йөрәгемә, күңелемә.

101

Мәзълум – золымланган, изелгән, җәбер ителгән.

102

Гөл эрйасы – гөлләр клумбасы, чәчәклек.

103

Чырагының зыйасы – шәменең яктысы, нуры.

104

Талиб – укучы, шәкерт.

105

Рузый кыямәт – кыямәт көне.

Шигырьләр / Стихи (на татарском языке)

Подняться наверх