Читать книгу Шигырьләр / Стихи (на татарском языке) - Габделджаббар Кандалый - Страница 11

Шигырьләр
III
«Кәлеб ирдем сәбәб берлән ивеңгә…»

Оглавление

Кәлеб ирдем сәбәб берлән ивеңгә,

Күзем төшде сәнең күркәм йөзеңгә.


Күреп ирдем сәнең гөлдик йөзләреңне,

Ишетдем бал шикәрдик сүзләреңне.


Дәхи күрдем мөбарәк буйларыңны,

Белалмадым вәләкин уйларыңны!..


Шигырьләр / Стихи (на татарском языке)

Подняться наверх