Читать книгу Шигырьләр / Стихи (на татарском языке) - Габделджаббар Кандалый - Страница 15
Шигырьләр
III
«Бер ан руйе зәминә кәлде рахъәт…»
ОглавлениеБер ан руйе зәминә кәлде рахъәт[232]:
«Пәришан[233], үлде!» – дәйү кәлде афәт.
Фәкыйрең нәүгъ гъәруси дүнде налә[234]
Гъәмендән әйләндүкчә аһ-у-налә[235].
Хыялы тарихның нәкъеше[236] улды,
Сүзе – дилдә[237], хыялы күздә калды.
Әйа дилбәр[238], мәнем халем әгяһи[239],
Булып тәшна[240] фәкыйрьнең гяһи-гяһи[241].
Җамалеңне әгәр күрсәтсә Рәхман,
Күзем йагын[242] кыйлам мәрһәм[243] ушал ан.
Нәчүкдер халең, и назик мәҗазем[244],
Вә ликән[245] бәндәмен – юкдыр гъиляҗем[246].
Төшебдер бер Ходайга ихтияҗым,
Теләймен: йәнә яндыргай сираҗым[247].
Газизем, и җаным [вә] миһребаным,
Дилем, җаным, тәмурым[248], остоханым[249]!
Ки мәгъшукым, гөлем, багым, бәһарем[250],
Ата берлә анаңдин йадекярем!
Ки әй мәхбүб, әйа ширин зәбаным[251],
Карангу әйләдең рәушан[252] җиһаным.
Йөрәгем парәсе, кувәти җаным[253],
Фида улсын бу тәндә сәңа җаным!
Ки мәгъшукым, мәне Мәҗнүн итебсән,
Әлифдик къәддемне[254] нун әйләйүбсән.
Бу халеми сәңа дидем сәр-а-сәр[255],
Дәуа улгыл бу халемгә сән, и йар!
Морадыңны Хода кыйлсун кифайәт[256],
Башыңдин китмәсүн чәтре гъинайәт[257].
Теләген һәр нәчүк булса, һәман бул[258];
Яман телдин, яман күздин әман бул!
Бу дөньяда, ул дөньяда аби[259] тап,
Нә мәкъсудың – ки андин нигү[260] тап.
Яныңда гъәндәлиб[261] укыйа дәстан[262],
Кәчсүн гомрең бәр(дәри?] багы-бөстан.
Ачылсын күңелүң[нең] нәүбәһари[263],
Вирә Хакъ гъиззәте бәхт сад-һәзари[264].
Сәхаби зыйльлең[265] эчрә һәр нә ки вар,
Мәсуни, мәхфуз[266] ула анлар, и йар!
232
Бер ан руйе зәминә кәлде рахъәт – бермәл җир йөзенә хәсрәт килде.
233
Пәришан – моң, кайгы; аптыраш.
234
Фәкыйрең нәүгъ гъәруси дүнде налә – фәкыйрьнең туй бәйрәме елауга әйләнде.
235
Аһ-у-налә – аһ ору, үкереп еглау.
236
Тарихның нәкъеше – узган эшнең гәүдәләнеше.
237
Дилдә – дил: күңел, җан, рух; хәтер.
238
Дилбәр – гүзәл, чибәр; йөрәкләрне яулаучы.
239
Халем әгяһи – хәлемне белүче.
240
Тәшна булу – омтылу, сусау.
241
Гяһи-гяһи – вакыт-вакыт, кайчакларда.
242
Күзем йагын – күзем маен (күз нурын).
243
Мәрһәм – җәрәхәткә, ярага сөртә торган май (бәлзәм).
244
Назик мәҗазем – нечкә холыклым, назлым.
245
Вә ликән – вәләкин.
246
Гъиляҗ – чара; дәва.
247
Сираҗ – шәм; яктырткыч.
248
Тәмурым – тамырым, тамырларым.
249
Остохан – сөяк, сөякләр.
250
Бәһар – яз.
251
Ширин зәбан – тәмле тел, татлы тел.
252
Рәушан – якты, нурлы.
253
Кувәти җан – җан куәте, җан көче.
254
Къәддем – буй-сыным, гәүдәм.
255
Сәр-а-сәр – баштан аякка, баштан ахыргача.
256
Кифайәт кыйлу – канәгатьләндерү.
257
Чәтре гъинайәт – ярдәм чатыры (саклап тора торган зонт).
258
Һәман булу – шулай ук булу.
259
Аби – абны (аб – су).
260
Нигү – яхшылык, изгелек.
261
Гъәндәлиб – сандугач, былбыл.
262
Дәстан – дастан; монда: мактау, мәдхия.
263
Нәүбәһари – нәүбәһар; иртә яз, яз башы; биредә: иртә яз кебек.
264
Сад-һәзар – йөз мең.
265
Сәхаби зыйльлең – ышык (булырлык) болытларың.
266
Мәсуни, мәхфуз – сакланган, исән-имин.