Читать книгу Ихлас тойгылар / Искренние чувства - Илдус Гыйләҗев - Страница 10

Тугрылык
Чатыр тау аңлагандыр

Оглавление

Җитәкләшеп мендек Чатыр тауга.

Кырт җиренә калгач бер адым,

Күк түренә карап аваз салдым:

– Аерма Син безне, Ходаем!

Бу гамәлем сиңа бик ошады,

Чәбәк чабып көлеп җибәрдең.

Җылы итеп аннан пышылдадың:

– Кеше ишетер бит, җүләрем.

Быел тагын анда күтәрелдек,

Мин, беркатлы мокыт, түзмәдем:

– Кабатлыйммы, – дидем, – теге чакта

Биеклектән сипкән сүзләрне?

– Кирәк түгел инде алар хәзер…

Мәзәк җавабыңны ишеттем.

Нинди мәгънә салдың ул җөмләгә?

Ни юрарга белми интектем.

Бергә шул без! Ходай аермады.

Үчтекиләп йөртә кабат тау.

Мин бит беләм, матур сүзләрне дә

Җай чыкканда кирәк кабатлау.

…Гаеп итмә инде, Чатыр тау!..


Ихлас тойгылар / Искренние чувства

Подняться наверх