Читать книгу Ихлас тойгылар / Искренние чувства - Илдус Гыйләҗев - Страница 5

Тугрылык
Тугрылык

Оглавление

Нәфислектән туган нурланышка

Карап торган идем шаккатып.

Ул чибәрнең сихри матурлыгын

Күп шигырьгә яздым таркатып.

Чеметемләп кенә тасвирлагач,

Кем икәне тормый беленеп.

Тик үземә «Чуар йөрәк» дигән

Бер кушамат калды берегеп.

Ә чынлыкта шушы көнемәчә

Шул гүзәл сын йөрде уемда.

Гомерем буе сөйдем берне генә,

Калганнары хыял-уйдырма!


Ихлас тойгылар / Искренние чувства

Подняться наверх