Читать книгу Ихлас тойгылар / Искренние чувства - Илдус Гыйләҗев - Страница 6

Тугрылык
Кортлар яратса, миңа ярарсың

Оглавление

Монсы минем умарталык,

Күрче, нинди хозурлык!

Мондый мохит булыр-булмас

Курортны да узарлык.

Чәбәләнмә, торып чапма,

Бал кортлары күренсә,

Һәркемгә дә тими алар,

Тия шикле күренсәң.

Чиста йөрсәң, пөхтә булсаң,

Түгел бер дә куркасы.

Уй-теләгең матур булса

Тынычлап бал уртларсың.

Юкка алып килмәдем бит

Гүзәл алан карарга.

Әүвәл кортлар тикшерсеннәр,

Тырыша күр ярарга…


Ихлас тойгылар / Искренние чувства

Подняться наверх