Читать книгу Ихлас тойгылар / Искренние чувства - Илдус Гыйләҗев - Страница 14

Тугрылык
Рольләрне булса алмашып

Оглавление

И уйнап та күрсәттең соң,

Гипнозланган төсле идем.

Күндәм булдым, карышмадым,

Яратуым көчле иде.

Юк, хәзер дә шул хәлдә мин,

Китә алмыйм синнән ерак.

Без тудырган матурлыктан

Мөлдерәмә тулган йөрәк.

Уеныңның кагыйдәсен

Үзгәртергә бары телим.

Син әлегә чакырмый тор,

Томырылып үзем килим…


Ихлас тойгылар / Искренние чувства

Подняться наверх