Читать книгу Ихлас тойгылар / Искренние чувства - Илдус Гыйләҗев - Страница 23

Тугрылык
Куа киләсең

Оглавление

Төнлә фара яктысына

Эләккән куян кебек,

Уңга-сулга китә алмыйм.

Чыктың син каян килеп?

Әкренәйсәм таптарсың дим,

Юк инде башка чарам.

Син күрсәткән юнәлештә

Туп-туры бары чабам…

Тактикаң бик камил икән,

Уйланам исем китеп.

…Кочагыңа алырсың күк,

Егылсам тыным бетеп.


Ихлас тойгылар / Искренние чувства

Подняться наверх