Читать книгу Ихлас тойгылар / Искренние чувства - Илдус Гыйләҗев - Страница 32

Тугрылык
Күзләреңнән күренә шул

Оглавление

Җир кешесе түгел син, дип

Әйтәләр миңа, дисең.

Ничек инде? Нәкъ безнеңчә

Буй-сының, төсең, исең…

Кабат-кабат чагыштырам,

Аермаң гел юк сыман.

Таптым, таптым… күңелең киң –

Җир түгел, галәм сыйган!

Шуны сизеп алганнардыр,

Көнләшәм, әйдә, китик.

Җирнеке бул, чит-ятларга

Карама туры итеп…


Ихлас тойгылар / Искренние чувства

Подняться наверх