Читать книгу Ихлас тойгылар / Искренние чувства - Илдус Гыйләҗев - Страница 39

Тугрылык
Ходай саклаган

Оглавление

Хыялларың барып чыкмаган шул,

Теләгәнсең юрист булырга.

Сәләтең бар… әлдә язмыш сине

Илтеп куйган башка урынга.

Пыран-заран барсын туздырасың,

Тере килеш гүя туныйсың.

Дөресме бу, әллә ялгыш алым,

Алдын-артын уйлап тормыйсың.

Миңа да бит бер гаепсез килеш

Табу салдың ничә мәртәбә.

Күпме кеше үз иркендә әнә,

Кагылмагач синең мәхкәмә.


Ихлас тойгылар / Искренние чувства

Подняться наверх