Читать книгу Ихлас тойгылар / Искренние чувства - Илдус Гыйләҗев - Страница 41

Тугрылык
Аңлашылды…

Оглавление

Кереп тормыйм, аптырама,

Бүген ишеккә сыймам.

Әдәп саклап кына чөнки

Чакырасыңдыр сыман.

Чынлап булса, элеккечә

Елмаеп торыр идең.

Мин бит якты йөзеңдәге

Нурны сагынып килдем.

Кая соң ул? Алдандыммы?

Елар урында көләм.

Мин борылгач, шык иттереп

Бикләнеп калды келәң…


Ихлас тойгылар / Искренние чувства

Подняться наверх