Читать книгу Ихлас тойгылар / Искренние чувства - Илдус Гыйләҗев - Страница 30

Тугрылык
Тотрыклы таләпләр

Оглавление

Йортка кергәнче утка кер.

Мәкаль

Юри генә әйткән идем

Кертәсеңме дип йортка,

Бармакларын бөгә-бөгә

Санап китте бер кортка:

– Пинсәң күпме, фатир шәпме,

Машинаң? Ансы… бардыр.

Хроник чирләрең юкмы соң?

Анализларың алдыр!

Нәтиҗәләр уңай булса,

Карармын, бәлки, уйлап.

…Әйтерсең селте таралды

Кан тамырларым буйлап.

Олгайгач та үзгәрмиләр…

Муртайган акыл дәшә:

– Утка кермә, чараң бетсә,

Землянка казып яшә…


Ихлас тойгылар / Искренние чувства

Подняться наверх