Читать книгу Ихлас тойгылар / Искренние чувства - Илдус Гыйләҗев - Страница 42

Тугрылык
Уйлап бетермәгәнсең

Оглавление

Агып киткән чагым иде

Хәсрәтле су-ташуда.

Бәлки, беткән булыр идем

Бәрелеп яр ташына.

Буйдак йөргән чор иде шул,

Алып калдың, коткардың.

Ә нигә соң әл-хәл кергәч,

Ут эченә аткардың?

Су кипте бит, янам хәзер,

Ялкынланам тиктомал.

…Уттан суга салган чакта

Исән калу ихтимал.


Ихлас тойгылар / Искренние чувства

Подняться наверх