Читать книгу Ихлас тойгылар / Искренние чувства - Илдус Гыйләҗев - Страница 38

Тугрылык
Даими диагноз

Оглавление

Егет чакта күздән йокы качкач,

Ачыкларга теләп: ни сәбәпле?

Бер табибка бардым. Агай әйтте:

– Бу, балакай, яшьлек галәмәте.

Һаман җәфалый бит йокысызлык,

Тынгы бирми гыйшык әкәмәте.

Яшь бер табиб калды авыз ерып:

– Бу, бабакай, картлык галәмәте…


Ихлас тойгылар / Искренние чувства

Подняться наверх