Читать книгу Ихлас тойгылар / Искренние чувства - Илдус Гыйләҗев - Страница 24

Тугрылык
Җан газабы

Оглавление

Әкрен-әкрен синнән ераклашам,

Йөрәк сызлый, борын мышкылдый.

Алып ташлау мөмкин микән соң ул

Күңелдәге каткан юшкынны?

Кичә генә җәннәт сыман өйдә

Өшеттергеч хисләр буранлый.

Яратышу көчле булган җирдән

Китүләр дә җиңел булалмый.


Ихлас тойгылар / Искренние чувства

Подняться наверх