Читать книгу Ихлас тойгылар / Искренние чувства - Илдус Гыйләҗев - Страница 22

Тугрылык
Җитә, син булсаң

Оглавление

Алтын-көмешләрең кирәк түгел,

Мин кызыкмыйм андый чүп-чарга.

Үзең кирәк миңа, үзең генә,

Уртак гомерләрне чутларга.

Иманлы син, хисең кайнап тора,

Юмарт елмаюың хәтердә.

Телем тешләп калам, әзерләнгәч,

Син – фәрештә, диеп әйтергә…


Ихлас тойгылар / Искренние чувства

Подняться наверх